(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Алсу Сафина, Алинә Бережная). Казанда Нокса авышлыгында «Фон» банкрот компаниясенең чираттагы озакка сузылган төзелеше - «Молодежный» торак комплексының 190 фатирлы икенче йорты тапшырылды. Өлешчеләрне булачак өй туе белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады. «2015 елда без монда беренче тапкыр килдек, тирә-юньдә субайлар гына иде. Без сезнең белән бергә нәрсәдән башларга да белмәдек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Без моны уртак тырышлык белән эшләдек, тиз генә булмаса да, эшләдек. Бу йортта бәхетле булыгыз», - дип теләде Мэр өй хуҗаларына.
Нокса авышлыгында 14-16 катлы йорт төзелеше 2012 елда башланган һәм төзүченең - «Фон» фирмасының банкротлыгы аркасында тукталган. Йорттагы эшләр 2018 елның көзендә яңадан башланды. Аларның бер өлешен, өлешчеләр хисабына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды, объектны төзеп бетерүне «Ак таш» дәвам итте - 2018 елда төзелгән өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды катнашында. Объектны төзеп бетерүне финанслау подрядчыга - «Ак таш»ка - 33 нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир кишәрлеген бирү юлы белән гамәлгә ашырылды.
Каралама вариантта башкарылган өч секцияле йортта 190 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 11,6 мең кв.м. тәшкил итә. Йортта 175 фатир өлешчеләргә карый. Моннан тыш, биредә 837 кв метр мәйданлы офис бүлмәләре каралган.
Казан Мэры Илсур Метшин тапшырылган йортның бер фатирын карады һәм төзелешнең югары сыйфатын билгеләп үтте. Ул шулай ук төзүчеләрнең йорт янындагы агачларны саклап кала алуларына игътибар итте. "Фатирлар бик якты, кояш ягына чыгалар, ә тәрәзәләр астында агачлар үсә. Кайдадыр без территорияне махсус төзекләндерәбез, ә монда инде шундый матурлык», - диде Илсур Метшин.
Фатирларның югары сыйфатлы булуына һәм йортның тапшырылуына өлешчеләр дә шат. Бүгенге көн алар өчен бәйрәм булды. «Барлык өлешчеләр исеменнән без республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтергә телибез. Сез башланган эшне ахырына кадәр җиткерә алдыгыз. Йорт катлаулы иде, без моны беләбез, ләкин сез безне бәладә ташламадыгыз, бу безнең өчен бәйрәм көне», - диде Гөлсара Топоркова.
Кадрия Җәләлиева да рәхмәт сүзләренә кушылды. Ул фатирда тизрәк ремонт ясый башларга теләвен сөйләде. «Бу зур вакыйга, мин аны бик озак көттем, тизрәк ремонт ясарга һәм яңа уңайлы иркен фатирда яши башларга иде. Биредә Яңа елны бөтен гаилә белән билгеләп үтәрбез, дип өметләнәм, - дип шатлыгы белән уртаклашты Кадрия Җәләлиева.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, төзелеп беткән йорт - ул гомуми җиңү. Шәһәр башлыгы аларга Казанда намуссыз төзүчеләр бүтән булмас, дип вәгъдә итте. «Әйе, җавапсыз төзүчеләр бар иде, әмма алар инде үз җәзасын алды. Бүген эскроу-счетлар буенча федераль закон бар, хәзер йорт төзелеп беткәнче йорт салучылар акчаны ала алмаячак», - диде Илсур Метшин.
Төзелеше 2010 елларда башланган «Яшьләр» торак комплексы биш йортны үз эченә ала. 2015 елда торак комплексның 231 фатирга исәпләнгән дүртенче йорты файдалануга тапшырылган, 2017 елның декабрендә - 112 фатирлы өченче йорт. Узган елның декабрендә «Молодежный»ның 108 фатирлы беренче йортын тапшырганнар - аны шулай ук «Ак таш» компаниясе төзеп бетергән. Әлеге торак комплексында 323 фатирлы бишенче йорт тапшырылмаган, аны 2021 елның беренче яртыеллыгында төзеп бетерү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, алданган өлешчеләрнең беренче дулкыны 2008 елда башланды. Ул вакытта Казанда 75 проблемалы объект бар иде. 2014 елда күпчелек йортлар буенча мәсьәләне хәл итү мөмкин булды. Әмма 2015 елда шәһәр алданган өлешчеләр проблемасы белән кабат очрашты, ул вакытка 30 объект буенча төзелеш алып баручыларның йөкләмәләрне үтәмәүләре ачыкланган иде. «Икенче дулкын»ның проблемалы объектлары, нигездә, «Свей» һәм «Фон» фирмаларына карый. Агымдагы ел башына 4408 фатирлык 21 объект төзелеше тәмамланды, шул исәптән узган ел 53 мең кв. метрлы 976 фатирдан торган 5 йорт файдалануга тапшырылды.
«Молодежный» торак комплексының икенче йорты алданган өлешчеләрнең быел файдалануга тапшырылган беренче йорты булды. Бүгенге көндә шәһәрдә алданган өлешчеләрнең 7 проблемалы объекты тапшырылмаган. Бу "«Молодежный» торак комплексының бишенче йорты, шулай ук «Фон»ның тагын бер «МЧС» торак комплексындагы өч йорты - аларның барысын да «Ак таш» компаниясе төзи. Моннан тыш, «Свей»ның өч йортында эшләр алып барыла - Достоевский урамында, Четаев урамында өченче һәм алтынчы йортта. Бу объектларда «Бриз» компаниясе подрядчы булып тора. Барлык җиде проблемалы йортны да 2021 елда төзеп бетерү планлаштырыла.
Йортны карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, «Ак таш» генераль директоры Газинур Әхмәтов катнашты.