(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан гаете белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу мөһим бәйрәм безне күпгасырлык рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә якынайта. Мәрхәмәтлелек, дин тоту һәм толерантлык традицияләрен үстереп, без милләтара һәм диннәр арасындагы диалогка ныграк ачылабыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә бергәлеккә, кешелеклелеккә, гаделлеккә һәм әхлакый чисталыкка омтылыш үрнәге күрсәтеп, ата-аналар һәм балалар, хезмәттәшләр һәм күршеләр белән ихтирамлы мөнәсәбәтләр булдырып, һәркайсыбыз бүгенге җәмгыятьтә татулыкны ныгытуның гомуми эшенә шәхси өлеш кертә.
Ышанам ки, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәрвакыт уртак рухи кыйммәтләрне ихтирам итәчәк һәм Казан алга таба да төрле конфессия вәкилләре тату яши торган шәһәр булып калсын өчен омтылачак.
Бу якты көндә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим! Аллаһы Тәгаләнең фатихасы һәрчак сезнең һәм якыннарыгыз белән булсын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.