(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алена Мирошниченко). Беренче яртыеллыкта Җир һәм
милек мөнәсәбәтләре комитеты Казан бюджетына 788 млн сум акча керүне тәэмин
итте, бу бюджет билгеләнешенә карата 51,2 % тәшкил итте. Узган ел белән
чагыштырганда, муниципаль мөлкәтне сату динамикасы күрсәткечләре кимеде - моңа
коронавирус пандемиясе һәм үзизоляция режимы аркасында барлыкка килгән
икътисадый вәзгыять йогынты ясады, дип билгеләп үтте бүген штабның атналык
утырышында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.
1,5 ел эчендә Казан
казнасына 142 күчемсез милек объекты кабул ителгән
Муниципаль казна составында гомуми суммасы 2,5 млрд
сумнан артык булган 1192 күчемсез милек объекты исәпкә алына. Узган ел һәм
агымдагы елның беренче яртыеллыгында Казан казнасына гомуми мәйданы 176 мең
кв.м. булган 142 күчемсез милек объекты, инженерлык инфраструктурасының 175
объекты кабул ителгән, алар эксплуатацияләүче оешмаларга - муниципаль
учреждениеләрне җиһазландыру өчен билгеләнгән 44 мең 628 күчемле мөлкәт
берәмлегенә беркетелгән.
Күчемсез милек объектларын салым әйләнешенә җәлеп итү
өчен 13774 җир участогына карата мониторинг үткәрелгән.
2019 елда Казанның Кулланучылар базары комитетына үз
белдеге белән билгеләнгән 671 киоск буенча материаллар җибәрелде, аларның 503-е
демонтажланды. 2020 елда материаллар 401 үзирекле киоск буенча җибәрелде, 106
объект демонтажланды.
Шәһәрнең муниципаль казнасында саналган буш биналарны
инвентарьлаштыру нәтиҗәсендә муниципаль милекне урлау факты буенча җинаять
эшләре кузгатылды, дип сөйләде Р.Галәветдинов. Әйтик, узган ел муниципаль
милектән законсыз рәвештә чыгарылган 4 объект буенча суд карары чыгарылды:
Академик Королев урамы, 2, мәйданы 150,1 кв.м, Ш.Усманов урамы, 17а, мәйданы
60,7 кв.м һәм 384,6 кв.м, Окольная урамы, 94а йорты, мәйданы 390,1 кв.м.
2019 елда җирне
арендалаудан Казан бюджетына 1,4 млрд сум кергән
«2019 елда комитет Казан бюджетына 1 млрд 760 млн сум
күләмендә керемнәр керүне тәэмин итте, бу бюджет билгеләренә 102,3% тәшкил
итте. Керемнәр милеккә сатудан һәм муниципаль казна объектларын һәм җир участокларын
арендага тапшырудан, шулай ук бюджетка МУП табышларын күчерүдән килгән», - дип хәбәр итте спикер.
Ул 2019 елда арендаторларны сатып алуның өстенлекле
хокукын гамәлгә ашыру кысаларында 182,9 млн сумга 25 объект гамәлгә ашырылган,
ә 2020 елның беренче яртыеллыгында - 65,7 млн сумга 10 объект. Барлык килешүләр
5 елга кичектереп түләү белән рәсмиләштерелгән. Ул РФ Үзәк банкын рефинанслау
ставкасының өчтән беренә тигез булган процент белән бирелә. Быелның 22-нче
июненнән ставка елына 4,5% тәшкил итә.
2019 елда торглардан гомуми мәйданы 73 мең кв. метрдан
артык булган җир участоклары сатылган. Шуларның 8 җир участогы - 15,62 млн.
сумлык шәхси торак төзелеше һәм 38 участок - еллык түләү күләме 156,84 млн. сум
булган арендага. Шул рәвешле, 2019 елда җирне арендалаудан Казан бюджетына 1
млрд 400 млн сум кергән, бу комитетның гомуми керемнәреннән 79,6% тәшкил итә.
«Әлеге карарлар
гадәттән тыш хәлләр шартларында кирәк иде»
2020 елның 1-нче июленә булган мәгълүматлар буенча,
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты Казан бюджетына 788 млн сум акча керүне
тәэмин иткән. Бу бюджет билгеләнешенә карата 51,2% тәшкил итә. Р.Галәветдинов
билгеләп үткәнчә, узган елга карата сату динамикасы күрсәткечләренең кимүенә
икътисади кризис йогынты ясый, ул шул исәптән,
коронавирус пандемиясе һәм үсизоляция режимы аркасындагы ситуация дә.
Шуңа күрә катлаулы икътисади шартларда марттан башлап
административ җаваплылыкка тарту өчен мораторий салынган. Тикшерүләр берникадәр
вакытка туктатылган, ә торак булмаган биналарны арендалаучы эшмәкәрләр белән
аренда шартнамәләренә өстәмә килешүләр төзелә.
Бүгенге көндә милекне арендалау буенча гомуми суммасы
6,2 млн сум булган 29 өстәмә килешү төзелгән һәм 15 килешүе - 1,5 млн сумга. Җир участокларын арендалау
шартнамәләре буенча 10,9 млн сумлык өстәмә 15 килешү төзелгән. Кичектереп түләү
мөмкинлеге бу елның 1-нче апреленнән 30-нчы июненә кадәр вакыт аралыгында
бирелә. Моннан тыш, җир участокларын арендалау шартнамәләре буенча өстәмә 11
килешү икътисадның аеруча зыян күргән тармакларында эшчәнлек алып баручы
оешмалар белән 7,5 млн сумга төзелгән. Кичектереп түләү мөмкинлеге алар өчен бу
елның 1-нче апреленнән 1-нче октябренә кадәр вакытта бирелә.
Комитет бик зур җаваплы эш
блогы үткәрә. Ул шәһәр бюджеты керемнәренең шактый өлешен формалаштыра. Пандемия
белән бәйле рәвештә, күрсәткечләрне үтәү җиңел булмаячак, дип уйлыйбыз. Инде
аерым күрсәткечләрнең 50%-ка кимүе күзәтелә. Әмма без үзебез эшмәкәрлеккә
булышырга булдык һәм кайдадыр түләүләрне кичектерүне тәкъдим иттек, кайдадыр -
аренда түләвеннән азат иттек. Бу карарлар гадәттән тыш хәлләр шартларында бик
кирәк иде. Без аларны аңлы рәвештә кабул иттек, безнең ярдәм таләп ителүен
аңлап эшләдек. Әлеге чаралар ниндидер коткару чарасы булыр дип өметләнәбез», -
дип йомгаклады Казан Мэры Илсур Метшин.