(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Казанда Шамил Усманов урамындагы 13 һәм 13а номерлы йорт яны территориясен төзекләндерү тәмамланды. Бүген эш нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова танышты.
Әлеге ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерелгән беренче объект булды. Планлаштырылган чишелешләрдә өстенлек җәяүлеләр уңайлылыгына бирелде. Әйтик, ишегалдында җәяүлеләр һәм автомобиль агымын чикләү өчен йорт тирәли яңа тротуар челтәре оештырганнар, ә хаос рәвешендәге парковканы парковка кесәләренә үзгәрткәннәр. Өй каршында күпфункцияле балалар мәйданчыгы төзелде.
Йортларда яшәүчеләр төзекләндерү проектын эшләүдә турыдан-туры катнаштылар. Әйтик, 13а номерлы йортта яшәүче Гөлфия Фаткуллина балалар машина парковкадан чыкканда очраклы рәвештә тәгәрмәч астына эләкмәсеннәр өчен, архитекторлардан парковка зонасын өстәмә рәвештә киртәләп куярга сорады. «Минем үтенечкә игътибар итүегез өчен зур рәхмәт. Әлеге программаны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең ишегалды бик уңайлы һәм матур булды. Балалар бик шат!» - дип мөрәҗәгать итте Гөлфия Фәткуллина ТР Президентына.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышында киләчәктә дә җирле халыкның фикерен исәпкә алырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук карауда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республикада ишегалларын төзекләндерү программасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә республикада 6775 ишегалды төзекләндереләчәк - бу 2014 елга кадәр төзелгән, моңа кадәр төзекләндерү үткәрелмәгән барлык күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре. Программа юлларны асфальтлауны, булган тротуарларны асфальтлауны һәм яңаларын төзүне, эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар уен комплекслары урнаштыруны, тышкы яктыртуны ремонтлауны, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыруны үз эченә алган ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота.
Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эшләр республика башкаласының 310 йортында, Яр Чаллыда һәм 29 муниципаль районда башланып китте. Казанда программа буенча 100 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.