Киңәшмә эшендә Казан Мэры Илсур катнашты.
(KZN.RU, 4-нчефевраль). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген мәктәпләр һәм торак йортларны капитальремонтлау прграммаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Казан Мэры Илсур катнашты.
Татарстан Республикасы 17 муниципаль берәмлегенең 145 йортында күпфатирлы торак йортларны капитальремонтлау буенча эшләр башланган. 2012 елда капитальремонт программасына гомуми мәйданы 5,33 млн кв.м тәшкил иткән 843 күпфатирлы торак йорт кертелгән. Нәтиҗәдә торак шартларын 220,8 мең граждан яхшырта ала. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында шулай дип белдерде.
Тулаем алганда, капремонт программасын финанслау тәртибе түбәндәгечә: ТКХ реформаларын тормышка ашыру өчен ярдәм итү фондыннан - 558 878 мең сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 1 373 131 мең сум, муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан - 1 075 572 мең сум һәм милекчеләр чараларыннан - 1 349 005,9 мең сум.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов язгы һәм көзге каникулларның (икенче уку елы) май аена күчереп, ремонтны төзү сезонында башлап, сентябрьнең уртасыннан да калмыйча тәмамларга булу мөмкинлеген тикшерүне йөкләде.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов “уку барышының зыян күрергә тиеш түгеллеген” ассызыклады. Мондый карар кабул итү өчен укучыларның әти-әниләре белән киңәшләшергә, фикер алышу барышының ачык булуы кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, мәктәпләрдә ремонт эшләр барышы төптән тикшереләчәген белдерде: объектларда барлык стандартлар үтәлергә, сыйфатлы материал кулланылырга тиеш.