(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Узган ел
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте котельныйларның һәм үзәк җылылык пунктларының
31 бинасын 50 млн сумга диярлек капиталь төзекләндергән. Бутлеров, Ферма-2 һәм
Космонавтлар урамнарындагы өч котельныйда яңа казаннар урнаштырылган. Иң
катлаулы объект Зорге ур., 1 адресы буенча урнашкан котельный булды, анда
бинаны төзекләндерү буенча да, җиһазларны яңарту буенча да эшләр комплексы
башкарылды. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга «Казэнерго»
акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков җиткерде.
Компания шулай ук җылылык челтәрләренең 12,8 км торба
үткәргечләрен 86 млн сумга һәм 1,1 км кайнар су белән тәэмин итү
торбаүткәргечләрен 3,3 млн сумга алыштырган. Биш яңа автоматлаштырылган су
әзерләү системасы урнаштырылган, өч газ үлчәү комплексы модернизацияләнгән.
Котельныйларны һәм үзәк җылылык пунктларын автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру
буенча эшләр дәвам итә - бүгенге көндә 58 котельный һәм үзәк җылылык пункты
хезмәт күрсәтүче персоналдан башка, диспетчерлык контроле астында эшли. Бу
«кеше факторыннан» китү хисабына җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм
сыйфатын арттыра, шулай ук чыгымнарны киметү нәтиҗәсендә җылылык энергиясенең
үзкыйммәтенә йогынты ясый.
2019 елда кулланучыларны «Казэнерго» АҖ җылылык белән
тәэмин итү чыганакларына технологик тоташтыру гамәлгә ашырылган. Җиде объектны
техник тоташтыру вакытында 120 млн. сумлык 5,2 км җылылык челтәре
реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Энергияне саклау буенча барлык чараларны үтәү табигый
газ чыгымын 1,6 млн. куб. м. га, электр энергиясен 193 мең кВт*сәгатькә
киметергә мөмкинлек биргән; акчалата чагылышта экономия 9,5 млн.сум тәшкил
иткән.
Чаралар комплексын үтәү нәтиҗәсендә «Казэнерго» АҖ
хезмәт күрсәтә торган җылылык челтәрләренең озынлыгы 4,69 км га арткан.
Әмма, Р.Габделхаков сүзләренә караганда, «Казэнерго»
җылылык челтәрләренең тузуы арта, һәм бүгенге көндә ул 60%-тан артып киткән.
Компания ел саен 3-3,5% җылылык челтәрләрен алмаштыра, әмма норматив кимендә 4%
тәшкил итә. Әмма челтәрләрне алмаштыру күләмен арттыру тарифка салынган
акчаларны чикләү аркасында мөмкин түгел.
Компания котельныйлардан һәм үзәк җылылык
пунктларыннан җылылык белән тәэмин итүнең 20 системасын реконструкцияләү
проектын эшләгән, алар бүгенге көндә искергән җиһазлар аркасында нәтиҗәсез
булып тора, эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясенең үзкыйммәте тариф белән
билгеләнгәннән 1,5-2 тапкыр артыграк. Проект физик тузган котельныйларны
алмаштыруны, шулай ук җылылык челтәрләрен реконструкцияләүне күздә тота.
Проектның бәясе 267 млн. сум тирәсе тәшкил итә, әмма үз-үзен аклау срогы 13
елда заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлегеннән мәхрүм диярлек.
Шуңа да карамастан, быел компания объектларны
реконструкцияләү һәм төзекләндерү күләмен саклап калырга ниятли. Р.Габделхаков
хәбәр иткәнчә, планда 11 км җылылык челтәрләрен торба үткәргечләрен алмаштыру,
өч котельныйны комплекслы реконструкцияләү һәм модернизацияләү, шулай ук 13 котельный
һәм үзәк җылылык пункты бинасын реконструкцияләү.
Исегезгә төшерәбез, «Казэнерго» 135 котельныйда
җылылык энергиясе җитештерә, шәһәр халкының 25%-ын җылылык белән тәэмин итә.
«Казэнерго» кулланучыларының гомуми саны 3705 объект тәшкил итә. Шуларның 327-се
социаль өлкә объекты: мәктәпләр, балалар бакчалары һәм 1973 күпфатирлы йорт.
Җылылык энергиясен тапшыру 26 үзәк җылылык пункты һәм 658 км җылылык челтәре
аша башкарыла.