(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Җирле хакимият органнарының консультатив комитеты (UNACLA) президенты, Казан Мэры Илсур Метшин Абу-Даби (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Мэры Саиф Бадер Әл Кубайси белән очрашты. Очрашу «Шәһәрләр – мөмкинлекләр территориясе: мәдәният һәм инновацияләр бәйләнеше» X Бөтендөнья шәһәрләр форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге башкаласы мэриясендә узды.
Сәиф Бәдер Әл Кубайси Илсур Метшинга Әбу-Даби үсеше, шәһәр территорияләрен төзекләндерү концепциясе, муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү тәҗрибәсе турында сөйләде. Казан Мэрына хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Әбү-Дабида хезмәтләрнең 95%-ы электрон рәвештә күрсәтелә, ә аларның үтәлү вакыты 100 көннән 5 көнгә кадәр кимегән.
Әбү-Дабида шәһәрлеләр белән эшләүгә һәм халыкның «бәхет индексына» аерым игътибар бирелә. Әлеге мәсьәләне мониторинглау өчен Бәхет министрлыгы булдырылган. Сүз уңаеннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында, шәһәр мэриясе вәкилләре сүзләренә караганда, «бәхет индексы» 90%-тан да кимеми. Очрашуда шулай ук төзелеш, төзекләндерү өлкәсендәге казанышлар, «акыллы шәһәр» концепциясен гамәлгә кертү тәҗрибәсе һәм шәһәр төзелешенең башка аспектлары турында сөйләделәр.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Татарстан башкаласының шулай ук очрашуда яңгыраган күп кенә юнәлешләр – җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү һәм башкалар буенча актив үсеш алуын әйтте.
«Барлык шәһәрләрнең дә финанс мөмкинлекләре һәм климат шартлары төрле. Әмма бөтен җирдә дә халыкның иминлеге һәм уңайлылыгы мөһим булып тора. Шуңа Күрә Әбу-Даби кебек прогрессив шәһәрләргә барып, аларның тәҗрибәсе белән танышырга һәм аны үзләштерергә кирәк», – диде Илсур Метшин. Очрашу ахырында ул Әбу-Даби мэриясе делегациясен Казанга чакырды, анда алар шәһәр проектлары белән җентекләп таныша алачаклар.
Бүген Әбу-Даби - илнең сәяси, сәнәгать, сәүдә һәм мәдәни үзәге. Шәһәрдә 1,45 млн кеше яши. Шәһәргә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадының өчтән ике өлеше туры килә. Сәиф Бәдер Әл Кубайси Әбу-Даби Мэры итеп 2017 елның ноябрендә билгеләнә, ул Абу-Даби әмирлегенең Муниципалитетлар эшләре һәм шәһәр планлаштыру департаменты каршындагы Технологияләр комитеты рәисе булып тора.
Очрашуда шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия эшләрендә вакытлы вәкил Юрий Видакас, Төркестан мэры Рәшит Әюпов, Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәүнең тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин, Якутиянең тышкы элемтәләр министры Гаврил Кириллин, Казанның беренче вице-мэры Евгения Лодвигова, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Евразия бүлеге генераль секретаре Расих Сәгыйтов һәм башкалар катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, X Бөтендөнья шәһәрләр форумы кысаларында Илсур Метшин шулай ук БМО Генераль секретаре урынбасары, БМО-Хабитат башкарма директоры Мәймүнә Мохд Шәриф һәм БМО генераль секретаре ярдәмчесе, БМО-Хабитат башкарма директоры урынбасары Виктор Кисоб белән очрашты. Алар UNACLA мәйданчыгында җирле һәм милли хөкүмәтләр арасында диалогны үстерү планы турында фикер алыштылар.