(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче август, Алена Мирошниченко). WorldSkills Kazan 2019 һөнәри
осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты «Казан Арена» стадионында зур һәм матур
тантана белән тәмамланды. Биредә эшче һөнәрләрнең дөньядагы иң яхшы вәкилләрен
билгеләделәр һәм бүләкләделәр, аларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин
котлады, популяр артистлар чыгыш ясады, араларында Леван Горозия, Светлана
Лобода һәм Филипп Киркоров бар иде, шулай ук Шанхайга дөнья беренчелеген үткәрү
эстафетасын тантаналы төстә тапшырдылар.
Россия җыелма
командасы копилкасында 22 медаль һәм осталык өчен 25 медальон булды
Стадионда, дөньяның 63 иленнән 1300-дән артык
катнашучыдан тыш, чит ил делегацияләре, Казан һәм башка шәһәр халкы җыелган
иде. Соңгы мизгелгә кадәр алар беренчелекнең барлык 56 төп компетенциясендә яшь
профессионалларның чыгышлары нәтиҗәләрен белмәде, шуңа күрә стадион
кунакларының тәэсирләре бик көчле иде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне
федераль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук чит ил
делегацияләре әгъзалары һәм WorldSkills хәрәкәте вәкилләре тапшырды. Бүләкләү
тантанасын танылган алып баручылар Яна Чурикова һәм Антон Комолов алып барды.
Россия җыелма командасы нәтиҗәләре буенча 14 алтын, 4
көмеш һәм 4 бронза, шулай ук осталык өчен 25 медальон яулады. Шулай итеп,
безнең вәкилләребез «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре», «Флористика»,
«Мәгълүмати куркынычсызлык», «Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау»,
«Пешекчелек эше», «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү»
һ.б. компетенцияләрдә иң яхшылары дип табылды. Гомуми медаль зачетында Россия Федерациясен
бары тик Кытай гына узып китте - алар копилкасында төрле дәрәҗәдәге 35 медаль
һәм һөнәри осталыклары өчен 17 медальон. Өченче урынны 15 медаль һәм 26
медальон белән Корея алды.
Тантанада шулай ук үз җыелма командалаларында иң күп
балл җыйган һәр команданың (Best of nation) иң нәтиҗәле катнашучылары исемнәрен
атадылар. Россия катнашучылары арасында бүләкне Михаил Воронцов алды, ул «Санлы
программа идарәсе булган станокларда фрезер эшләре» компетенциясендә чыгыш
ясаган иде.
Аннары WorldSkills International президенты Саймон
Бартли төп приз – хәрәкәткә нигез салучы Альберт Видаль исемендәге премияне
тапшырды. Аны Россия вәкиле Анастасия Камнева алды, ул «Лаборатор һәм химик
анализ» компетенциясендә дә җиңүче булды.
Владимир Путин:
«Кунакларга Казан ошагандыр дип ышанам»
Казанда тантана вакытында көчле яңгыр явып китте, әмма
бу стадиондагы бәйрәм атмосферасын бозмады. Алып баручылар билгеләп үткәнчә,
Россиядә мондый чемпионатлардагы яңгыр бәхет юрый. Ил Президенты Владимир Путин
билгеләп үткәнчә, Россия беренче тапкыр планетаның иң яхшы профессионаллары
ярышын уздырды, ул WorldSkills хәрәкәте тарихында иң эре һәм күренекле –
онытылмаслык тамаша булды. Барлык катнашучылар да үз компетенцияләрендә виртуоз
сәнгать дәрәҗәсендә искиткеч техника һәм күнекмәләр күрсәттеләр, дип өстәде ул.
«Безнең кунакларга Казан - зур тарихлы һәм яшь шәһәр
ошагандыр дип ышанып калам. Биредә гадел, намуслы көрәш, 60-тан артык илдән
килгән тамашачылар һәм катнашучылар арасында дустанә аралашу өчен барлык
шартлар да тудырылган иде», - диде РФ Президенты.
Ул шулай ук Казанда беренче тапкыр һөнәри осталыкта мәктәп
укучылары көч сынашуын, шулай ук киләчәк компетенцияләре буенча ярышлар зур
кызыксыну уятуын искәртте.
Чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләүгә
WorldSkills International президенты Саймон Бартли да кушылды. Ул шулай ук бу
елның иң зур вакыйгаларының берсе – экспертларга, волонтерларга, гидларга,
менеджерларга рәхмәт белдерде.
«Ил җитәкчелегенә һәм халкына аерым рәхмәт сүзләрен
җиткерәсем килә. Казандагы чемпионат – әлеге вакыйганы киләчәктә үткәрәчәк
һәркем өчен үрнәк», - диде Бартли әфәнде һәм аерым Россия Федерациясе
Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна
Голиковка, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан Мэры Илсур Метшинга
рәхмәт белдерде.
Соңыннан Саймон Бартли тагын бер кат чемпионатта
катнашучыларны котлады һәм аларның уңышларын билгеләп үтте. «Мин шәхсән
чемпионнар белән очраштым һәм киләчәгебезгә ышанам!» - диде ул.
Киләсе WorldSkills
дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын Шанхай кабул итте
Ябылу тантанасының тантаналы өлеше танылган
артистларның чыгышлары белән үрелеп барды: Левана Горозия, Brio Sonores һәм
Zventa Sventana коллективлары. Бу вакытта стадион үзәгендә урнаштырылган гаять
зур Пирамидада һәм сәхнә периметры буенча зур өчпочмакларда реаль вакыт
режимында VR-рәссамнар ясаган голограммалар проекцияләнде.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен иҗади бию номеры
белән 2021 елда WorldSkills чемпионатын уздыру эстафетасын кабул
итәчәк Шанхай, шәһәр
вәкилләре дә чыгыш ясады. Тамашачыларны зур барабаннарда уйнаган һәм бию аша
Кытай мәдәнияте, булачак дөнья беренчелеген тәкъдим итә торган видеоролик,
шулай ук Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинның видеомөрәҗәгате белән
таныштырдылар.
Ачык чыгышлардан соң Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна
Голикова, Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills
Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов WorldSkills хәрәкәте әләмен
Кытайның Шанхай вәкилләренә тапшырдылар.
WorldSkills әләме эстафетаны беренче тапкыр Олимпия
уты кебек узды. 2017 елда Абу-Дабида узган һөнәри осталык буенча
44-нче чемпионаттан соң, әләм ике ел эчендә Халыкара космик станциядә, 20 илдә
булды, шул ук вакытта аларның һәркайсында әләмгә алдагы дөнья чемпионатлары
логотиплары төшерелгән нашивкалар өстәлде. Шуннан соң WorldSkills флагы эстафетасы
Россиянең 24 субъекты һәм Татарстанның 43 муниципаль районы буенча дәвам итте
һәм республика башкаласында тәмамланды. Ябылу тантанасында Татьяна Голикова
әләмгә быелгы чемпионат логотибын беркетте.
Тантананың рәсми өлеше Россия эстрадасы йолдызлары –
Игорь Крутой, Димаш Кудайберген, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров чыгышлары
белән тәмамланды. Тамашачылар артистларның инде яратып өлгергән һәм яңа җырлары
белән хозурланды, ә финалда WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче
чемпионат тарихына матур нокта куйган фейерверк карап тәэсирләнделәр.