(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения
Швецова). Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче
дөнья чемпионаты тәмамланды. Бүген «Казан Арена» стадионында узган ябылу
тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Ул бүген медальләр
тапшырылган чемпионат җиңүчеләрен котлады һәм Казанда 60-тан артык илдән
катнашучыларга гадел көрәш өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте.
Россия
беренче тапкыр планетаның иң яхшы профессионаллары ярышын уздырды, ул
WorldSkills хәрәкәте тарихында иң эре һәм күренекле – якты, онытылмаслык тамаша
булды, диде В.Путин. Барлык катнашучылар да үз компетенцияләрендә виртуоз
сәнгать дәрәҗәсендә искиткеч техника һәм күнекмәләр күрсәттеләр, дип өстәде ул.
«Безнең кунакларга Казан ошагандыр, дип ышанам
- борынгы тарихка ия, яшь, искиткеч, дәртле үсеш алучы шәһәр. Биредә дөрес,
гадел көрәш, 60-тан артык илдән килгән катнашучылар һәм тамашачылар арасында
дустанә аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган иде», - диде РФ Президенты.
Россиядә
WorldSkills хәрәкәтенә ярты миллион кеше кушылды инде, һәм бу сан
артканнан-арта бара, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. «Безнең илдә WorldSkills
һөнәри белем бирү системасының мөһим элементы булды, без аны цифрлы икътисад
белгечлекләре буенча да формалаштырабыз, - диде В.Путин. - Без көллиятләребезне
үзгәртәбез, балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен дөньяда аналогы
булмаган киңлекләр тудырабыз, һәм безнең тәҗрибәгә ихтыяҗ булуына шатбыз».
Казанда
беренче тапкыр һөнәри осталыкта мәктәп укучылары көч сынашты, дип искәртте РФ
Президенты һәм шулай ук киләчәк компетенцияләре буенча ярышлар да зур кызыксыну
уятты, дип өстәде.
Яшенә
һәм сәламәтлегенә карамастан, һәр кеше үзенең барлык сәләтләрен тормышка ашыра,
белем һәм үсеш юлын сайлый, бөтен тормышы дәвамында кирәкле күнекмәләр ала
алсын өчен, чемпионат мирасын сакларга һәм кулланырга кирәк, дип өстәде
В.Путин. «Россия кадрларны әзерләүнең мондый ачык, өзлексез моделен булдыру
буенча уртак эш өчен ачык. Шулай итеп бергә без киләчәк технологик чор
таләпләренә җавап бирә, тотрыклы үсеш тәэмин итә, кешеләрнең иминлеген арттыру
өчен шартлар тудыра алачакбыз», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
WorldSkills
хәрәкәте принципларын алга этәрүдә 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионаты
җитди адым булачак, - диде В.Путин. «Эстафетаны Кытай дусларыбызга бик теләп
тапшырабыз. Ә без 2022 елда Санкт-Петербургта Европа беренчелеген иң югары
дәрәҗәдә уздыру өчен барысын да эшләячәкбез, - диде ул. - Уңышлар һәм җиңүләр
сезгә. Татарстанга рәхмәт, Казанга рәхмәт!».
Чемпионат
җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләүгә WorldSkills International президенты
Саймон Бартли да кушылды. «Сез үз һөнәрегездә болай да иң яхшылар идегез, ә
моннан тагын да яхшырак булып китәсез! - диде ул. - Мин сездән тормышта даими
үсеш алуыгыз өчен барлык күнекмәләрегезне һәм мөмкинлекләрегезне куллануыгызны
сорыйм».
Бартли
әфәнде шулай ук агымдагы елның иң зур вакыйгаларының берсен оештыруда катнашкан
барлык экспертларга, волонтерларга, гидларга, менеджерларга рәхмәт белдерде.
мс
«Ил җитәкчелегенә һәм халкына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Казандагы чемпионат
– бу вакыйганы киләчәктә үткәрәчәк һәркем өчен үрнәк», - диде Бартли әфәнде һәм
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәте Рәисе
урынбасары Татьяна Голиковка, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан
Мэры Илсур Метшинга аерым рәхмәтен белдерде.
Соңыннан
Саймон Бартли тагын бер кат чемпионатта катнашучыларны котлады һәм аларның
уңышларын билгеләп үтте. «Мин чемпионнар белән шәхсән очраштым һәм ышанам ки,
безнең киләчәк ышанычлы кулларда!» - диде ул.
Тантананың
рәсми өлеше WorldSkills хәрәкәте әләмен Кытайга тапшыру белән тәмамланды, анда
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Шанхай Мэры Ин Юн катнашты.
Чемпионатның
ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Яшь
профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов
һәм башкалар катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья
чемпионаты Казанда 22-27-нче августта узды. Анда 63 илдән 1360 конкурсант
катнашты, аларны 56 компетенциядә 1294 эксперт бәяләде.