(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август).Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Перспектива»
күп юнәлешле 186-нчы номерлы лицеенда булды. Яңа уку бинасын карауда ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар,
Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Ул уку йортының яңа уку елына әзерлеген бәяләде.
Объект төзелеше
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Уку йорты 1 224 укучыга
исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов
башлангыч мәктәп сыйныфларын, ашханәне, технология кабинетын, химия
кабинетын, физика кабинетын, шулай ук спортзалны һәм бассейнны, актлар залын
карап чыкты.
Казан шәһәре Башкарма
комитеты вәкилләре Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең мәгариф оешмаларында балаларны
ашатуны оештыру системасы турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Искәртәбез, 2019 елда
республикада биш яңа мәктәп сафка бастырылачак – икесе Казанида, шулай ук
Иннополиста, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр мәктәп.
Моннан тыш, өч мәгариф
оешмасын реконструкцияләү эшләре алып барыла.