(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август, Ксения
Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Патрис Лумумба ур., 4 адресы буенча
урнашкан ТР ДОСААФ бинасында «Татарстан
Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән
очрашты. Шәһәр башлыгы ветераннар белән аралашты, аларга эшләре һәм балалар һәм
яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Ветераннар берлеге 1994 елдан бирле эшли. Бүгенге
көндә ул 80 меңгә якын ветеранны, 39 җирле һәм 16 ассоциацияләнгән ветеран
оешмасын берләштерә. ТР Ветераннар берлеге хәрби комиссариатка яшьләрне Россия
Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәткә әзерләүнең барлык юнәлешләре буенча да
ярдәм итә, Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм аларны армиядә хезмәт итүгә
әзерләү буенча зур эш алып бара, чакырылыш комиссияләре эшендә катнаша. 2001
елдан берлек рәисе булып Әхәт Юлашев тора.
«Бездә республиканың барлык ветераннар оешмалары
берләшкән. Болар - сугыш, хәрби хәрәкәтләр, хәрби хезмәт ветераннары, тыл
хезмәтчәннәре, һәлак булганнарның тол хатыннары, блокадниклар, фашист
концлагерьлары тоткыннары һәм башкалар», - дип сөйләде Әхәт Юлашев шәһәр
башлыгына.
2017 елда, төзекләндерү үткәргәннән соң, ТР ДОСААФ
бинасында төрле ветераннар оешмалары өчен өстәмә биналар булдырылган.
Кабинетларның берсендә Россия Әфганстан ветераннарының ТР буенча берлеге
урнашкан.
«Без ветераннарга ярдәм итәбез, тернәкләндерү,
медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча безгә ешрак мөрәҗәгать итәләр, - дип
сөйләде Мэрга берлек рәисе Евгений Кабыш. - Яшьләр белән актив эшлибез – төрле
уртак чаралар уздырабыз».
Республика Ветераннар берлегенә керүче тагын бер оешма
- ТР Диңгез җыены. ТР Диңгез җыены рәисе урынбасары, запастагы икенче ранг
капитаны Хәмид Габдуллаҗанов сөйләвенчә, оешмада геройларның батырлыгы һәм
диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирелә.
Ветераннар берлегенең төп функцияләреннән берсе -
өлкән яшьтәге гражданнар турында кайгырту. Әйтик, ДОСААФ бинасында психологик
ярдәм күрсәтелә торган махсус кабинет
булдырылган. Моннан тыш, биредә социаль чәчтарашханә эшли, ул сугыш,
хәрби хәрәкәтләр, Кораллы көчләр һәм хезмәт ветераннарына чәч кисү хезмәтләрен
тәкъдим итә.
Иҗтимагый оешма өлкән буын вәкилләренең ялын оештыруга
да зур игътибар бирә. Ветераннар берлеге базасында хәрби-диңгез флоты
ветераннарының «Экипаж – бер гаилә» халык вокаль ансамбле, «Хәтер» ветераннар
хоры, «Солдатлар җырлаганда» вокаль ансамбле һәм башка коллективларны
берләштерә торган иҗади студия булдырылган. Моннан тыш, иҗат студиясендә кул
эшләре буенча дәресләр үткәрәләр, музыка коралларында уйныйлар һәм башкалар.
Шәһәр башлыгы актив ветераннарның дәресләрендә булды һәм иҗади эшчәнлекләрендә
уңышлар теләде.
Китапханә, шахмат, бильярд һәм башка уеннар белән ял
итү залы, тренажерлы физкультура-сәламәтләндерү залы, компьютер сыйныфы -
бүгенге көндә ветераннар буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрсен өчен
барлык шартлар да тудырылган.
«Сез башкара торган эш күләме бик тә тәэсирләндерә», –
дип билгеләде И.Метшин карау барышында.
Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге эшендә тагын
бер мөһим юнәлеш - яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү. Берлек инициативасы
белән республикада һәм аның башкаласында мәктәп укучылары һәм студентлар
катнаша торган төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә, яшьләр берләшмәләре һәм
волонтерлар оешмалары белән хезмәттәшлек алып барыла. Нәкъ менә Ветераннар
берлегенә килгән вакытта биредә «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтендә катнашучылар –
бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Казан иреклеләре җыелган иде. Узган ел гына
да Татарстанның «Җиңү волонтерлары» меңнәрчә ветеранга ярдәм иткән, истәлекле
урыннарны төзекләндерү буенча 300-дән артык чара үткәргән, 18 бөтенроссия
акциясе оештырган, алар арасында «Георгий тасмасы» һәм «Хәтер шәме», тагын 1200
волонтер Җиңү парады һәм «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан.
«Быел без конкрет ветераннарга ярдәм итү өчен акча
җыябыз, – дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең
Татарстан төбәк бүлегенең «Буыннар бәйләнеше» федераль проекты координаторы
Ольга Дютина. – Моннан тыш, төрле акцияләр үткәрәбез, проектларда катнашабыз,
мәсәлән, балалар «Җиңү хатлары» акциясе өчен хатлар әзерлиләр. Акциянең асылы
шунда ки, мәктәп укучылары һәм студентлар Җиңү көне алдыннан ветераннарга тапшырыла
торган рәхмәт хатлары язалар».
Соңыннан И.Метшин Татарстан Республикасында ветераннар
хәрәкәте музеен карады. Музей экспонатлары турында сөйләгәндә, Әхәт Юлашев
музейның төп максаты – ветераннар оешмалары эшчәнлеге турындагы тарихи
истәлекләрне саклау, дип билгеләп үтте. Музейда Бөек Ватан сугышы, Мәскәүдә һәм
союз республикалары башкалаларында, ә аннары элеккеге СССР төбәкләрендә
ветераннар секцияләренең барлыкка килүе турында экспозицияләр тәкъдим ителә.
«80 мең ветеранны берләштергән зур команда белән
башкарган зур хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин
Әхәт Юлашевка. - Сез - безнең ышанычлы остазыбыз һәм барлык башлангычларыбызда
ярдәмчебез. Сез башкара торган иң мөһим эш – яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Монда балалар килә, һәм аларның мондый мисалларны күрүләре, халкыбызның тарихын
өйрәнүләре бик мөһим. Сезнең белемнәрегезне, тәҗрибәгезне һәм Ватанга булган
мәхәббәтегезне яшь буынга тапшырырга кирәк».
Әхәт Юлашев, үз чиратында, шәһәр башлыгына башкарган
эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия
иҗтимагый оешмасы рәисе армия генералы Михаил Моисеев кушуы буенча Илсур
Метшинга Батырлык ордены тапшырды. «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен
Орден бар инде, ә хәзер мин сезгә яңа орден тапшыруыма бик шат», - диде Әхәт
Юлашев.
Очрашуда шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы
Роман Фәтхетдинов, ТР ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе
Дамир Динниулов һәм башкалар катнашты.