(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Ксения
Швецова). Казан 2022-2023 елларда УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыруга заявка
бирде. Заявка кампаниясендә шулай ук Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана
катнаша. Конкурентлык югары булуга карамастан, Татарстан башкаласының конкурста
җиңү һәм Суперкубок матчын кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип билгеләде
Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
«Без бу матчны беренче тапкыр безнең илдә үткәрүгә
омтылыш ясадык. Башка вакыйгалар да булды, мәсәлән, Мәскәү УЕФА Чемпионнар
лигасын кабул итте. Әмма Европа Лигасы һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре очраша
торган Суперкубок матчы беренче тапкыр безнең илдә уза ала», – диде И.Метшин.
Суперкубок уздыру урыны дөньяның эре шәһәрләре
арасында каты көндәшлек шартларында сайлана, дип билгеләде Мэр. «Заявка
кампаниясе Универсиада яки FINA чемпионатыннан бер дә ким түгел, – дип билгеләп
үтте ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. - Бүгенге көндә дүрт кандидат билгеле,
алар арасында Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана бар. Көндәшлек бик зур, әмма
без барыбер көрәшәчәкбез».
Шушы көннәрдә УЕФА Суперкубогы матчын үткәрүгә заявка
биргән барлык шәһәрләр дә билгеле булачак, дип өстәде И.Метшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, УЕФА Суперкубогы –
Европа сезонын ача торган һәм УЕФА Чемпионнар лигасы һәм УЕФА Европа Лигасы
җиңүчеләре очраша торган рәсми футбол турниры.