(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең еллык сәяси конференциясе уза. Татарстаннан анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов (партиянең Югары Советы Бюросы әгъзасы), Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең төбәк бүлеге секретаре), Казан Мэры Илсур Метшин (партиянең Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан җирле бүлеге секретаре) һәм башкалар бар.
Конференциядә барлыгы 450-гә якын кеше катнаша. Ул «Бердәм Россия» Югары һәм Генераль советларының (Мәскәү, Кутузов проспекты, партиянең үзәк башкарма комитеты) уртак утырышы форматында уза. Чара кысаларында ике панель дискуссия, шулай ук өч креатив сессия узачак.
Конференциянең пленар утырышы Партия рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында уза.
Утырышта панель дискуссияләрдә һәм креатив сессияләрдә эшләнгән тәкъдимнәр тикшерелә, йомгаклау резолюциясе кабул ителәчәк.
«Бердәм Россия» партиянең кадрлар резервын формалаштыру системасын булдырачак. Кадрлар резервына кергәннәр киләчәктә төбәк, җирле һәм беренчел бүлекчәләрдә партиянең җитәкче вазыйфаларына дәгъва кыла алачак. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенең кадрлар резервыннан теге яисә бу позициягә кандидатлар чыгару һәм тәкъдим итү вәкаләтләре булган комиссия төзеләчәк. Бу кандидатураларны тәкъдим итү процедурасының объективлыгын һәм бәйсезлеген сакларга мөмкинлек бирәчәк. Бу тәкъдимне «Бердәм Россия»нең институциональ проектларын алга сөрү департаменты җитәкчесе Илнар Гыйрфанов кертте.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элегрәк «Бердәм Россия» - үзгәрешләргә юнәлү» мәкаләсендә («Известия» газетасында 2019 елның 1-нче июлендә басылды) партия Рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев партия өчен иң мөһим темаларны һәм эш юнәлешләрен билгеләде: милли проектларның өстенлеге, гражданнарның хокукларын яклау, партия структуралары һәм кешеләр арасында гади һәм ачык диалог булдыру, партия өчен иң мөһим мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өчен Генсовет әгъзаларының шәхси җаваплылыгын кертү.
Гражданнарга милли проектларны гамәлгә ашыру турында төрле дәрәҗәләрдә һәм тагын да активрак җиткерергә кирәк. Бу хакта «Бердәм Россия» Рәисе, Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» партиясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә илкүләм проектлар өлкәсендә ниләр эшләнүе турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе җитәрлек түгел. Ул «Халык күзлегеннән илкүләм проектлар» партия сервисын булдыру идеясен хуплады.
«Кызганычка каршы, ниләр башкарылуы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе бик түбән. Һәм монда мин уртак проблемабызны күрәм. Бу башкарма хакимият проблемасы да, депутатлар проблемасы да, бу күпмедер дәрәҗәдә бөтен партия проблемасы да», - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.