Әлеге матур бәйрәм белән котларга аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин килде.
(KZN.RU, 30-нчы ноябрь).Казанның “Магеллан” торак комплексында урнашкан “Егоза” шәхси балалар бакчасы ачылды. Әлеге матур бәйрәм белән котларга аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин килде.
“Магеллан” торак комплексы Чистай урамында, “Татнефтьарена” күршесендә урнашкан. “Бакчага танылган диңгездә йөрүче исеме бирелү юкка түгел. Комплекс Казансу елгасы янында урнашкан, проектлаштыру барышында диңгез тематикасын куллану шуңа бәйле. Комплекстагы йортлардан кораб образы барлыкка килә, аларга Европа, Көньяк Америка, Төньяк Америка, Азия һәм Австралия исемнәре бирелгән, “Егоза” балалар бакчасы да шунда урнашкан”, - дип сөйләделәр торак комплексны тәкъдим иткән вакытта Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга.
Балалар бакчасы икенче катта урнашкан. Биредә уен һәм методика бүлмәләре, туклану урынары кебек барлык кирәкле бүлмәләр оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов Казанда хәзерге вакытта муниципаль балалар бакчаларының күбрәк ачылуын билгеләде. Президент мондый учреждениеләргә һәр яклап ярдәм күрсәтү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов шәхси балалар бакчаларының Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә ачылуына өмет белдерде.
“Егоза” балалар бакчасына 2-7 яшьлек балалар кабул ителә. Балалар бакчасы 100-ләп бала кабул итә ала, шул ук вакытта төркемдә 15 кешедән артмаячак. Балаларга белем бирү максатыннан төрле укыту һәм иҗади үсеш программалары каралган.
Бүген нәни казанлылар кунаклар каршында концерт программасы белән катнаштылар. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасына бүләккә интератив комплекс тапшырды.