(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казанда 68 сәламәтлек саклау
объекты төзекләндерелгән. Шуңа да карамастан, сораштырулар буенча, күп кенә
шәһәрлеләр медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать түгел, дип билгеләп
үтте бүген Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә
кагылышлы шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен җентекләп өйрәнергә, шулай ук медицина
кадрларын әзерләү эшен көчәйтергә кушты.
Узган ел
республика программасы ярдәмендә медицина учреждениеләре биналарын яңартуда
Казан алга таба зур адым ясады. Республика башкаласында сәламәтлек саклау
объектларын ремонтлауга барлыгы 1 млрд 665 млн сум бүлеп бирелгән. Казан Мэры
Илсур Метшин ТР Президентына казанлыларга медицина хезмәтләре күрсәтү шартларын
яхшыртырга ярдәм иткән программа өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы биналарны
ремонтлау белән беррәттән медицина учреждениеләрен яңа җиһазлар белән тәэмин
итү дә бар, дип өстәде.
Рөстәм
Миңнеханов, үз чиратында, сырхауханәләрдән тыш, шәһәр стационарларында капиталь
ремонт үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта башка проблемалар да
хәл ителмәгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. "Без шуның кадәр
объект ясадык, әмма Казанда яшәүчеләрнең 46% медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты
белән канәгать түгел. Мондый инвестицияләр кертелгән, нәтиҗәдә медицина безнең
кертемнәребезгә туры килми, – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. - Кадрлар белән
бик җентекләп эшләргә, таләпләрне арттырырга кирәк".
Исегезгә
төшерәбез, 2017 елда Казанда медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча
моңарчы күрелмәгән программа старт алды, аның ярдәмендә узган ел ахырына
шәһәрнең беренчел сәламәтлек саклау челтәре объектларының 90% ремонтланган.