(KZN.RU, 22-нче ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Казан (Татарстан Республикасы) һәм Тлемсен шәһәрләре (Алжир Халык Демократик Республикасы) арасында партнерлыкны үстерү турындагы килешү имзаланды. Документка Казан Мэры Илсур Метшин һәм Тлемсен мэры Абденби Сенуси-Берекси кул куйды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тлемсен өлкәсе (Алжир Халык Демократик Республикасы) губернаторы Әбделуахаб Нури әфәнде катнашты. Казан һәм Тлемсен тугандаш шәһәрләре мэрлары Илсур Метшин һәм Абденби Сенуси-Берекси сәламләү сүзләре һәм алдагы партнерлыкка мөнәсәбәтле планнары белән уртаклашты
Килешүгә кул куяр алдыннан Тлемсен өлкәсе губернаторы Әбделуахаб Нури белән очрашу вакытында, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов республиканың Тлемсен белән хезмәттәшлек итүгә карата зур кызыксыну белдерүе хакында хәбәр итте – бу шәһәр үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән дан тота. “Сез тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу һәм реконструкцияләү буенча гаять зур эш башкардыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Татарстан да шул ук юлдан бара, республикада бөек Болгар шәһәре яңадан торгызыла. Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик тә файдалы булачак”.
Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә Алжирдагы гарәп һәм ислам мәдәнияте һәйкәлләренең 70 проценттан артыгы Тлемсенда урнашкан.
Тлемсен өлкәсе (Алжир) губернаторы Әбделуахаб Нури, үз чиратында, Казан һәм Тлемсен арасында бүген имзаланган партнерлыкны үстерү турындагы килешүнең өметләрне аклаячагын һәм төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытачагын билгеләп үтте. “Әлеге очрашу – алдагы хезмәттәшлек кысаларын билгеләүдә мөһим адым, - диде ул. – Килешү төрле өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен яхшы этәргеч булачак, Казан һәм Тлемсенны бер-берсенә якынайтачак, ике шәһәр өчен яңа офыклар ачачак”.