(KZN.RU, 21-нче ноябрь). Бүген Казанда Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең III съезды ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың министрыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.
Татарстанда эшмәкәрлек перспективалары хакындагы доклад белән ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов таныштырды. Аның фикеренчә, Татарстанда кече һәм урта бизнес сыйфатлы үзгәрешләр чоры кичергән.
Республикада эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән “Лизинг-грант”, “Начало дела”, “Социальный бизнес” һ.б. программалар тормышка ашырыла. Бизнеска ярдәм күрсәтү өчен тулы инфраструктура булдыру кирәк, дип саный Л.Якупов.
Съезд кысаларында biz.tatar.ru – Татарстан Республикасы эшмәкәрлек порталының яңартылган вариантын тәкъдим итү булып узды, шуннан соң Татарстанда 2011-2015 елларга Эшмәкәрлекнең үсеш стратегияләре приоритетлары билгеләнде.
“Кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтебезне үзгәртү кирәк. Съезд эшенә нәтиҗә ясап: “Бу бит яңа эш урыннары, яхшы эш хакы алып эшләячәк, киләчәкләренә ышанган, эшкә урнашкан кешеләр”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Республика башлыгы кече бизнеска салым йөкләмәсе киметеләчәге хакында өстәп әйтте.
Р.Миңнеханов фикеренчә, кече һәм урта бизнес икътисадның реаль секторында тәкъдим ителсен өчен, системалы карарлар кирәк, дәүләт-шәхси партнерлыккә мөмкинлек һәм аның үсешен булдырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен кирәкле чаралар исемлеген билгеләү максаты белән, съезд эше барышында яңгыраган тәкъдимнәрне гомумиләштерүне йөкләде. ТР Президенты Татарстанда тиешле кадрлар әзерлеге белән шөгыльләнергә тиешле югары уку йортларына, шулай ук эшмәкәрләр үз эшләрендә куллана алган инновацияләр күплегенә игътибар итте.
Республика башлыгы эшмәкәрләрнең бу эшкә актив рәвештә кушылып, үз тәкъдимнәрен җиткерүгә ышанычын белдерде, ул үзе аларга булдыра алганчы ярдәм итәчәген белдерде, дип хәбәр итә ТР матбугат хезмәте.