(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә 2018 елда “Казэнерго” эшчәнлеге һәм “Игелекле Казан” проекты кысаларында оештырылган шәһәр чаралары буенча фикер алыштылар.