(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче ноябрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ
Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров
яңа трамвайлар һәм KAMAZ-6282 электробусын бәяләделәр. Транспортны тәкъдим итү
Елга порты тирәсендә үтте.
Чарада ТР Президенты
Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы
министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков
һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
игътибар иткәнчә, яңа трамвайлар – өч секцияле. Бу “Уралтрансмаш” АҖнең беренче
шундый трамвайлары. Казан трамвае рубин төсендә эшләнгән. Машина 170 кешегә
адәр сыйдыра ала, шулай ук анарда утыру өчен 29 урын каралган.
Делегация “икенче
буын” электробусларын карады. Алар бик тиз, ягъни 10-20 минутта зарядка җыюлары
белән аерылып тора. Алар полупантограф ярдәмендә ультратиз зарядка станциясендә
зарядка алачак. Өстәмә буларак борт заряд корылмасы да кулланыла. Бу “төнге
зарядка” дип атала.
Электробус 85
кешегә исәпләнгән, анда 33 утыру урыны бар. Казанга тапшырылган бу үрнәк өченче
троллейбус маршруты буенча Елга портыннан Академик Глушкога кадәр йөриячәк. Электробус
ике-өч ай сыналачак, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.