(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Татарстан
Республикасында тынычлык һәм тату тормыш, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен
һәм традицияләрен саклау һәрчак иң өстенлекле максат булып тора. Шул максаттан
дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халыклар
коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - безнең йортыбыз" республика
этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында белдерде.
Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера
һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды.
Быел фестиваль бишенче кат үткәрелә. Анда Татарстанда яшәүче
халыкларның музыкаль һәм бию иҗатын тәкъдим итүче үзешчән һәм профессиональ
башкаручылар, иҗади коллективлар чыгыш ясый. Фестиваль халыклар бердәмлеген,
дуслыгын ныгыту һәм бер-берсен рузи яктан баетуларын арттыру.
Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын
күрсәтәләр: вокал, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин,
Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, православие
руханилары, башка конфессияләр вәкилләре катнашты.
"Безнең йортыбыз - Татарстан" республика
этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты уздыру - күркәм гадәткә әйләнде, - диде
сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республиканың төп сәхнәсендә иң
яхшы иҗади коллективлар чыгыш ясый. Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне
үстерү - төп максатыбыз. Шул максаттан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла,
мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла.
Татарстан халыклары ассамблеясы республикада 220-дән артык милли-мәдәни
оешмаларны берләштерә. Елдан-ел аның филиаллары һәм вәкиллекләре челтәре киңәя
- Дуслык йортлары һәм милли-мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге эштә Бөтендөнья татар
конгрессы, Рус милли-мәдәни берлеге һәм башка оешмаларның роле зур. Әхлаклылык тәрбияләүдә
күп эш эшләнә. Әлеге эш Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве, башка
конфессияләр белән берлектә башкарыла".
Хакимият һәм җәмгыять халыклар берлегенең республикабыз һәм
Россия үсешенең ныклы нигезе икәнен аңлый, - диде Р.Миңнеханов. - Дус-тату
яшәгәндә, бердәм булганда гына без көчле".
Халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуга өлеш керткән
гражданнарга Татарстан Республикасы Президенты
дәүләт бүләкләре тапшырды.