(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче ноябрь). Бүген Чистай урамында
ирле-хатынлы изгеләр князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачылды. Тантанада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнаштылар.
Искәртергә кирәк, Казанда изгеләр Петр һәм Феврониягә һәйкәл
ачу турында карарны Рөстәм Миңнеханов 2015 елның июнь аенда кабул итте. Һәйкәл
куюны Рус милли-мәдәни берлеге тәкъдим итте.
Һәйкәл эскизына бәйге оештырылган иде, анда 11 катнашучы 22
төр эскиз тәкъдим итте. Бәйгедә сынчы Петр Добаев тәкъдиме җиңде.
Рөстәм Миңнеханов бигеләп үткәнчә, тормышта иң мөһиме -
гаилә кыйммәтләре. "Гаилә – ул дәүләт нигезе, ә ныклы гаилә - нык дәүләт
ул. Билгеле, без заманча җәмгыятьтә көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен
үстерергә тиешбез", - диде Татарстан Президенты.
Тантана барышында рус православ чиркәве традицияләре -
изгеләр хөрмәтенә һәйкәлләрне изгеләндерү турында да билгеләп үттеләр. Казан
һәм Татарстан митрополиты Феофан һәйкәлләрне изгеләндерде, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.