(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы октябрь). Бүген Ратушада үткән Казан шәһәр Думасының XXIX
сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә өлеш керткән
казанлыларга дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. И.Метшин шулай ук Ленин
коммунистик яшьләр союзының элеккеге активистларын берләшмәнең 100 еллыгы белән
котлады.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, комсомолчылар иҗтимагый эш белән дәртләнеп шөгыльләнделәр,
өмәләргә чыктылар, бөтенсоюз төзелешләрендә эшләделәр, шәһәрдә кизү тордылар,
алдынгы җитештерүләр булдырдылар, яңа шәһәрләр төзеделәр. “Комсомол яшәгән ил
күптән юк инде. Ләкин анда тәрбияләнгән кешеләр бөек идеалларын. Командада эшли
белүләрен һәм гомуми мәнфәгатьләрне үзләренең шәхси мәнфәгатьләреннән өтсен куя
белүне саклап калды. Залда андыйлар аз түгел – комсо мол куелган бурчларны
төгәл үти алырлык кешеләр буынын үстерде”, - диде И.Метшин. Мисал итеп, шәһәр
башлыгы БАМ, “КАМАЗ”, “Нижнекамскнефтехим”, “Оргсинтез” һәм башкаларны китерде.
“Комсомол мәктәбе күп кенә казанлыларның язмышында нигез ролен үтәде”, - диде
Мэр. Ул комсомол активистларына шәһәрлеләр исеменнән рәхмәтен белдерде һәм
бүләкләр тапшырды.
Комсомол хәрәкәте
үсешенә керткән өлешләре һәм Бөтенсоюз Ленин коммуник яшьләр союзына 100 ел
тулу уңаеннан Казанның экс-мэры, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Камил Исхаков, “Оргсинтез” һәм “КАМАЗ” заводларын, “Оргсинтез” бассейнын,
Мәскәү районы яшьләр үзәген һәм 1980 елда Мәскәүдә Олимпиада объектларын төзүдә
катнашкан Дамир Моратов рәхмәт хатлары алдылар.
Казан Мэры
шәһәрнең эре сәнәгый предприятиеләренең комсомол комитетларының сәркәтипләренә
рәхмәт хатлары тапшырды: ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф министры
Рәфис Борһановка, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән
элемтә хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Минкинага, “Оргсинтез” заводын төзүдә
катнашкан яшҗләр бригадасын оештырган Владимир Слеповка, “Казан оптика-механика
заводы” АҖ директорлар советы рәисе киңәшчесен Владимир Ждановка. Казан Мэры
Рәхмәт хатлары шулай ук югары уку йортларының комсомол-ветераннарына, комсомол
комитетлары сәркәтипләренә, комсомол оешмалары җиткәчеләренә тапшырылды. Алар
арасында – КДМУ ректоры Алексей Созинов, ТР ЭЭМ башлыгы киңәшчесе Георгий
Балясников.
И.Метшин шулай ук
республика һәм шәһәр үсешенә өлеш керткән кешеләргә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре
дә тапшырды. ТР җирле үзидарәсе һәм аның башкаласы үсешенә өлеш керткәне өчен
“Иске шәһәр” префектурасы башлыгы урынбасары Лариса Залевскаяга, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары Игорь Титовка, Контроль
һәм коррупциягә каршы эш идарәсе җитәкчесе урынбасары Диләрә Фәтһуллинага
медальләр тапшырылды.
ТР Президенты
карары белән ТР җирле үзидарә органнарында күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Икътисади
үсеш комитетының бүлек җитәкчесе Лариса Брыкалинага Рәхмәт белдерелде.
Күп еллык намуслы
хезмәте һәм Казан иминлеге өчен казанышлары өчен мактау билгесе белән Казан
Башкарма комитеты Аппаратының Эшләр белән идарә итү бүлеге җиткәчесе Ирина
Вострова бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен үстерүгә
керткән өлеше өчен ТР яшьләр министры ярдәмчесе Алсу Сәетованы мактау грамотасы
белән бүләкләделәр. Намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә керткән өлеше өчен
Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Булат Алиевка рәхмәт хаты
тапшырылды. Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм шәһәрдә хәйриячелекне үстерүгә
керткән өлеше өчен Казан Мэры “Сувар строит” компаниясенең маркетинг буенча
директоры Дарина Табаковага Рәхмәт хаты тапшырды.