(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ирина Смирнова). Казанда медицина учреждениеләрен
капиталь төзекләндерү программасы дәвам итә. Бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең
берсе булып медициан хезмәтенең сыйфаты һәм бәясе тора. бу фикерне эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Узган елда старт
алган программа үтәлеше буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләде. 2017 елда амбулатор учреждениеләрнең
52 бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган, алар өчен ТР бюджетыннан
1 млрд 348,5 млн сум акча бүленгән. 2018 елда 16 сәламәтлек саклау объетында
капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган: 5 хатын-кызлар консультациясенең 6
объектында, республикның 6 махсуслаштырылган сырхауханәсендә, 1 балалар сырхауханәсендә
һәм 3 шәһәр сырхауханәсендә.
Бүгенге көндә
капиталь төзекләндерүдән соң 16 объектның 5-се эксплуатациягә кертелгән.
И.Хәлфиев сүзләре буенча, 7 объектны 2018 елның ноябре урталарында тәмамларга
планлаштырыла, 4 объектны – агымдагы елның декабрь азагына кадәр.
Медицина оешмаларында
капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач, аларда яңа җиһазлар һәм җайланмалар
урнашытырла, дип өстәде идарә җитәкчесе.2017 елда 264,2 млн сумга җиһазлар
алынган, 2018 елда – 93,3 млн сумга.
Шәһәр бистәләрендә
медицина ярдәмен ала алырлык ясау өчен гомуми практика табиблары офислары
ачыла.
Илнур Хәлфиев
билгеләп үткәнчә, шәһәр сәламәтлек саклау системасының төп бурычларының берсе –
шәһәрдә яңа төзелә торган микрорайоннарда табиб офисларын оештыру. Бүген “Салават
күпере” торак комплексында табиб һәм педиатр офисын ачу өстендә эшләр
башкарыла. Агымдагы елның декабрендә аны ачарга планлаштырыла. шундый ук офис “Кояшлы
шәһәр” ТК урнашкачак.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда ике ел дәвамында беренчел буын медицина учреждениеләрен
капиталь төзекләндерү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. “Программаның
тиңдәшләре юк. Бу “чирнең” күптән көтелгән хәл ителеше. Халыктан рәхмәт сүзләре
ишетәбез”, - диде шәһәр башлыгы һәм республика җитәкчелегенә шәһәрдә сәламәтлек
саклау системасына игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.
“Инфрастуктура
мәсьәләсе хәл ителде, хәзер көн кадагында – медицина хезмәтенең сыйфаты.
Сәламәтлек саклау министрлыганнан хезмәттәшләребезгә, баш табибларга әлеге
мәсьәлә өстендә эшләргә кирәк, без дә алар белән бергә эшләргә тиешбез”, - диде
И.Метшин.