(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Татарстанның һәм Үзбәкстан составына керүче
Каракалпакстанның киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен берничә перспективалы юнәлеше
бар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасының Жокаргы
Кенесы (парламенты) рәисе, Үзбәкстанның Олий Мажлисе Сенаты рәисе урынбасары Муса
Ерниязов белән кичәге очрашуда игълан итте.
Казан Кремлендә
үткән очрашуда шулай ук ТР Дәүсоветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Дәүсоветы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары
– ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.
ТР Президенты Каракалпакстан
делегациясенә сәфәрләре һәм Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәтен
белдерде. “Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән
мөнәсәбәтләргә һәрвакыт зур әһәмият биреп килдек”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, октябрь уртасында Россия Президенты Владимир Путинның
Үзбәкстанга сәфәре көтелә. Республика башлыгы үзенең дә бу илгә барырга җыенуын
хәбәр итте.
“Төрле яклы мөнәсәбәтләр
җайларга, уртак эш өчен перспективалы юнәлешләрне билгеләргә кирәк. Мәсәлән, КАМАЗ
Үзбәкстан проектларына кушылды. Сезнең нефть-газ өлкәгез көчле, бу якны
өйрәнергә кирәк. моннан кала, парламантара мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк, без
хезмәттәшлек өчен ачык”, - диде ул.
Р.Миңнеханов Казан
белән Ташкент, Фирганә, Сәмәрканд шәһәрләре арасында башкарыла торган туры авиарейслар
хакында да әйтеп үтте.
ТР Президенты
искәртеп үткәнчә, Казанда ел саен “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit”
халыкара икътисади саммиты үтә. Ул Муса Ерниязовны 2019 елда әлеге чарада катнашырга
чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Каракалпакстанның
Жокаргы Кенесы рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан башкаласына чакыруы өчен
рәхмәтен белдерде. аның сүзләре буенча бүген делегация Казанда берничә объект
белән танышты.
“Шәһәр хуҗалыгын
өйрәндек, бик кызыклы. Шәһәр хуҗалыгын алып бару, халыкка хезмәт күрсәтү –
Үзбәкстанның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Казанда бу мәсьәләләрне ничек хәл
итүләрен карадык. Эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтелгәнен белдек, бизнес-инкубаторлар
кызыксыну уятты. Сездән өйрәнәсе әйберләр бар”, - диде Ерниязов.
Ул шулай ук Казан
һәм Каракалпакстанның административ үзәге, Нукус шәһәре, тугандаш шәһәрләр була
алыр иде дтгән фикер белдерде.
Белешмә
Каракалпакстан Республикасы Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Административ үзәге булган Нукус шәһәрендә 312 мең кеше яши. Нефть-газ өлкәсендә интенсив эшләр
башкарыла. Республика Үзбәкстанда иң зур нефть һәм газ катламнарына ия.