(Казан башлыгы
KZN.RU, 25-нче сентябрь, Алсу Сафина). “Лицей – инженерлык үзәге” составына
кергән Smart Kids балалар бакчасы һәм ILS ХХIc+ башлангыч интеллектуаль-лингвистик
мәктәбе территориясе төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәрде – биредә
спорт һәм уен зоналары, яңа чәчәк аллеялары барлыкка килде, кече архитектура
формалары куелды, хәтта гигант керпе дә “яши башлаган”. Бүген әлеге мәйанчыкта
Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Мәгариф
учреждениеләре территориясен төзекләндерү идеясы Smart Kids балалар бакчасы
урнашкан 1978 елгы бинаны (Гадел Кутуй ур., 86/1) капиталь төзекләндергәннән
соң туа. Уйдырманы спонсорлар ярдәме һәм ата-аналар булышлыгы белән тормышка
ашырып булды. Узган елда балалар бакчасы янында уен өчен яңа кече архитектура формалары,
тактиль юл, кояш сәгате куелды, газон җәелде.
Балалар бигрәк тә
зур керпе – янгын очрагында кирәк булачак резервуар шулай яшерелгән – янында фотога
төшәргә яраталар.
“Лицей – инженерлык
үзәге” директоры Венера Хәйретдинова билгеләп үткәнчә, балалар уйный да, саннар
һәм хәрефләр өйрәнә дә алган зонаны балалар да, ата-аналар да яратты.
Быел башлангыч
белем бирү мәктәбе территориясе төзекләндерелде. Биредә иҗат, лингвистик
зоналарыбар, ике уен мәйданчыгы оештырылган. Төзекләндерү барышында яшел зонага
эскәмияләр, тренажерлар куелган, асфальт җәелгән.
Балалар бакчасы
һәм мәктәп территориясенең үзгәрүен үрнәк итеп санарга була, диде Казан Мэры. “Үрнәк
балалар мәйданчыгы. Хәзер без республика программасы буенча күп балалар
бакчалары төзибез. Ләкин булыргы тиешлесе монда булдырылган”, - диде Илсур
Метшин.
Шәһәр башлыгы
лицей директорына, спонсорларга һәм ата-аналарга рәхмәтен белдерде. “Биредә
бюджет чараларыннан тыш, ата-аналар күп көч куйган, аларга аеруча рәхмәт –
ярәмнәре өче дә, балаларга мәхәббәтләре өчен дә”, - диде шәһәр башлыгы.
Шуннан соң,
кунаклар мәктәпнең ядартылган ашханәсен карап чыктылар. Төзекләндерү эшләреннән
соң аның мәйданы 50 кв.метрдан 112 кв метрга кадәр артты.
Шәһәр башлыгын
Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев,
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Тәһавиева, ТР Баш инвестицион-төзелеш
идарәсе директоры Марат Айзәтуллин һ.б озата йөрделәр.