(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Казан Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге сорауларны карадылар: 2018 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре, “Аксенов-фест-2018” әдәби-музыкаль фестивальне уздыру.