(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин уздырды.
Киңәшмәдә 2018 елның су керү сезоны нәтиҗәләре, “Водоканал” МУП объектларын яңарту һәм төзү, көзге Игелек атнасын уздыру турында фикер алыштылар.