(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче август, Алсу Сафина). Казанда Юдино бистәсендә масштаблы комплекслы
төзекләндерү эшләре дәвам итә. 29 августта биредә бистә оешканга 100 ел тулуны бәйрәм
итәчәкләр. Юбилей датасына Юдинода масштаблы үзгәрешләр барлыкка килде. Ел башыннан
биредә 20-дән артык урамда юл түшәмәсе алмаштырылды. 8 йортта һәм 9 ишегалдында
капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Тагын 24 йортның фасады яңартылачак. Эшләр
барышы Казан Мэры Илсур Метшин катнашында күчмә киңәшмәдә хакында сөйләштеләр. Шәһәр
башлыгы бистәдә уңайлылык дәрәҗәсе Казанның башка районнарындагы дәрәҗәгә җитәр
дигән ышаныч белдерде.
Яңартылган Юдино
төсләре
Соңгы елларда
бистәдә 42 йорт капиталь төзекләндерелде, урам-юл челтәренең 133 мең кв.м.
мәйданлы 35 объекты яңартылды. 20 мең кеше яшәгән бистә үсешенең икенче дулкыны
юбилей алдыннан башланды. Юллар, йортлар, ишегаллары, инфраструктура объектлары
белән бергә биредә мөһим социаль объектларга да игътибар бирелә: Тимер юлчылар
мәдәният сараена, “Локомотив” стадионына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга
багышланган мемориаль комплекслы Дан аллеясына.
Киңәшмә Тимер
юлчылар мәдәният сарае янында башланды. Искәртергә кирәк, быел Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 90 елдан артык тарихы булган мәдәният сарае
Казанның мәдәни әһәмияткә ия булган объектларны комплекслы яңарту программасына
кертелде.
Киңәшмәдә катнашучылар
Юдиноның 100 еллыгын билгеләп үтү хакында сөйләштеләр. Мәдәният сарае янындагы
мәйданчык бәйрәм итүнең төп урыны булачак. Концерт программасында чакырылган
йолдызлар һәм иҗат коллективларыннан кала, мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләр дә
катнашачак, дип сөйләде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Шуннан соң, Илсур
Метшин йортларның яңартылган фасадларын карап чыкты. Кайберләрендә эшләр
тәмамланган: алар хәзер башка төсләрдә – сазлык төсле яшел һәм тонык алсу.
Арихтектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Жанна Белицкая
сөйләгәнчә, әлеге төсләр бистә тарихы нигезендә булдырылган концепция төсләренә
туры килә.
“Юдиноның һәрвакыт
үзенчәлеге бар иде. Аны саклау мөһим. Төсләрне халык белән диалогта сайларга,
шул ук вакытта экспертлар фикеренә дә колак салырга кирәк”, - диде шәһәр
башлыгы.
Үзәк мәйданнан
ерак түгел Дан аллеясы урнашкан. Аллеяны һәм андагы мемориаль комплексны
төзекләндерү эшләре башланган. Киләсе Җиңү көнен юдинолылар биредә билгеләп
үтәр, дип планлаштырыла.
“Локомотив” стадионында
яңа футбол кыры һәм ел дәвамында эшли торган боз аренасы
Юдинолыларда спорт
белән шөгыльләнү өчен дә яңа шартлар барлыкка киләчәк. Аерым алганда, хәзерге
вакытта “Локомотив” стадионын яңарту эшләре башкарыла.
1 сентябрьгә
биредә ясалма түшәмәле футбол кырын төзү эшләре тәмамланачак, дип хәбәр итте
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова. Ул сөйләгәнчә,
биредә “Мирас” һәм “Савиново” спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре шөгыльләнәчәк. Кыр
әйләнәсендә стандарт озынлыктагы – 400 м – 6 җиңел атлетика йөгерү юлы төзелә.
Моннан кала,
Юдинода ел дәвамында эшли торган өсте капланган боз сарае төзелеше башлана. Искәртергә
кирәк, әлеге идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бистәлеләр белән
очрашуда тәкъдим иткән иде.
Эшлекле киңәшмәдә
катнашучылар яңа спорт объекты төзелеше проекты буенча фикер алыштылар. Светлана
Вострикова сөйләгәнчә, боз сарае “Зилант” балалар спорт мәктәбендә
тәрбияләнүчеләрнең шөгыльләнү урыны булачак.
“Көн дә үзгәрешләргә
шатланып йөрим”
Бистәнең юбилее
алдыннан башланган эшләр өчен Юдино бистәсендә яшәүче, 45 ел тимер юлларда
эшләгән Россиянең мактаулы тимер юлчысы Михаил Николаевич шәһәр башлыгына рәхмәт
белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бистәдә яшәүчеләр өчен бик күп эш башкарыла. “Көн
саен үзгәрешләргә шатланып йөрим”, - дип уртаклашты Михаил Николаевич. Илсур
Метшин игътибар иткәнчә, Юдиноны яңарту Татарстан Президенты булышлыгы белән
мөмкин булды. Ул Михаил Николаевичны Юдино бистәсенең йөз еллыгын билгеләп
үтәргә чакырды.
Михаил Николаевич
Мэрга шулай ук Юдино зираты тирәсендәге юлны төзекләндерү үтенече белән
мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгына әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.