(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче март, Алсу Сафина). Бүген Башкарма комитетта Казан Мэры Илсур
Метшин рәислегендә үткән эшлекле төркем утырышында Казанның тарихи үзәге территориясендә
төзелеш һәм реконструкция проектлары каралды. Каралган 14 проектның 13-е алга
таба ТР Президентына биреләчәк, шул исәптән 2 проектны эшләп бететергә тәкъдим
ителде.
Утырышта Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева,
баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү
идарәсе җитәкчесе Наил Галеев, “Иске шәһәр” префектурасы” Казан шәһәренең
Башкарма комитеты МКУ” Марат Усманов, ТРО ВООПИиК рәисе урынбасары Фәридә
Забирова, ТР Атказанган архитекторы Сергей Саначин, шәһәрнең әйдәп баручы архитекторлары
катнашты.
Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева Япеев урамы буенча торак комплекс тәкъдим итте. Т.Прокофьева искәртеп
үткәнчә, әлеге проект буенча күптәннән фикер алышу бара. Ул аңлатканча, әлеге участок
тарихи төзелеш үзәгендә, көчле рельефта тора. Төп корпусы күп яруслы. Әлеге участок
инде югалган мәдәни мирас объекты урынында тора, дип сөйләде Казанның баш
архитекторы. Аның сүзләре буенча, куелган бурычларның берсе әлеге объектны элек
урнашкан урыннан бераз читтәрәк торгызу иде.
Тагын бер
каралган объект – Калинин урамындагы торак комплекс. Проект авторы Олег
Маклаков (“Аксиом” ҖЧҖ) сөйләгәнчә, беренче катлар
коммерцияле арендага биреләчәк, калганнары торак булачак. Шул ук вакытта ул
искәрткәнчә, проектка кергән җир асты паркингы җәмәгать өлешенә һәм торак өлешенә
бүленгән.
Киңәшмәдә фикер
алышкан тагын бер торак комплексны проект буенча Айвазовский һәм Овражная
урамнары киселешендә урнаштыру планлаштырыла. “Матур, заманча проект. Аны булган
рельефка кертү авыр булды”, - диде Т.Прокофьева. ТР төзелеш, архитектура һәм
ТКХ министры киңәшчесе Николай Васильев та участокның катлаулы булуына игътибар
итте. Шул ук вакытта, аның сүзләре буенча, ул профессиональ рәвештә эшләнгән.
Моннан кала,
эшлекле төркем әгъзалары Гладилов урамындагы ресторан, Деловая, Октябрьнең 25 еллыгы
һәм 1 Май урамнары белән чикләнгән кварталда урнашачак торак йортлардан һәм
сәүдә бүлмәләре һәм офислардан торган комплекс, Энгельс урамы буенча көнкүреш
хезмәтен күрсәтү үзәге, К.Цеткин урамындагы сәүдә бинасы, Ш.Камал һәм Щепкин
урамнарыдагы индивидуаль торак йортлар проектларын хупладылар. Татарстан Президентына
алга таба раслау өчен җир асты парковкасы белән торак комплекс (Гладилов,
Алафузов, Бистә урамнары), Н.Ершов урамындагы административ-офис үзәген реконструкцияләү
һәм К.Маркс ур., 42а адресы буенча урнашкан отельне реконструкцияләү проектлары
чыгарылды.