(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче март, Алсу Сафина). Футбол буенча дөнья чемпионатына шәһәрне
бизәү мәсьәләләре буенча бүген Казан Башкарма комитетында шәһәр Мэры Илсур
Метшин катнашында үткән эшлекле киңәшмәдә фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар
шәһәрне скульптуралар, граффити, инсталляцияләр, чирәмдә рәсемнәр, фотозоналар,
биналар фасадларын бизәү буенча күп төрле идеяләр белән таныштылар.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, Казанга килүчеләр Татарстан башкаласының кунакчыллыгын тоярга
тиеш. Мэр сүзләре буенча, яңа оригиналь артобъектлар һәм бизәлеш элементлары ярдәмендә
Казан танылырга тиеш, аны башка шәһәрләр арасыннан аера торган үзенә генә хас сыйфаты
булдырырга кирәк. Мәсәслән, кунаклар җыела торган урыннарга, аерым алганда
Казанның үзәк җәяүлеләр йөри торган Бауман урамында, җанатрлар фестивале
мәйданчыгында, Иске Татар бистәсендә, Меңьеллык мәйданында һ.б.арт-объектлар
куярга һәм фотозоналар оештырырга тәкъдим ителә. Аерым игътибар Казанны чәчәкләр
белән бизәүгә бирелә.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, шәһәрне дөнья чемпионатына әзреләү кар эреп бетүгә башланачак. Тулаем алганда,
аның сүзләре буенча, 2013 елда үткән Универсиада һәм су спорт төрләре буенча
дөнья чемпионаты алдыннан эшләгән схема буенча эшләргә кирәк булачак.
Киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, районнар администрацияләре башлыклары, Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе
җитәкчесе урынбасары Жанна Белицкая, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов, “Горводзеленхоз” тресты директоры Роза Заббарова, “Иске шәһәр” территориясе
префекты Марат Усманов.
Искәртергә кирәк,
футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр
үтәчәк. Төркем этабы кысаларында 16 июньдә Франция Австралия белән очраша, 20
июньдә – Иран белән Испания, 24 июньдә Польша белән Колумбия, ә 27 июньдә –
Корея белән Германия. 1/8 финал уены Казанда 30 июньдә, ә 1/4 финал – 6 июльдә
үтәчәк.