(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче март). Активлык күрсәтергә һәм 18 мартта РФ Президент
сайлауларда катнашу өчен сайлау участокларына килергә чакырды шәһәрлеләрне Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалында бара торган “Тема” тапшыруында.
“Форсаттан файдаланып,
шәһәреләргә мөрәҗәгать итәсем килә, сайлаулар илебез тормышында мөһим сәяси
вакыйга – Президент сайлыйбыз, киләчәгебезне сайлыйбыз. Безнең позициядән һәм
активлыктан иртәгәге көнебез тора. Хөрмәтле казанлылар, шәһәребездә,
республикабызда, илебездә барган үзгәрешләрне хупласагыз, сайлауларга килеп
тавыш бирергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләргә Илсур Метшин.
Ул билгеләп
үткәнчә, сайлауларда катнашу илебезгә мөнәсәбәтне күрсәтү өчен кирәк. “Татарстан
башкаласына күпме игътибар бирелгәнен күрегез! Казанда федераль һәм халыкара
әһәмияткә ия булган вакыйгалар үтә, тормышыбыз үзгәрсен өчен никадәр акча
бүленеп бирелде. Актив булыйк һәм 18 мартта киләчәгебезгә битараф булмавыбызны
күрсәтик!”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан Мэры билгеләп
үткәнчә, шәһәребез сайлаулар бәйрәм булып үтсен өчен җитди әзерләнде. “Барлык
450 участокта да язгы ярминкәләр оештырылачак – Авыл хуҗалыгы министрлыгына,
авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, күрше районнарга рәхмәт”, - диде И.Метшин.
Тавыш биргән
барлык кешеләргә дә беләзекләр тапшырылачак, алар бу көнне җәмәгать
транспортында бушлай йөрү һәм “Казан Арена” стадионы территориясендәге концерт
программасына түләүсез керү хокукы бирәләр. Тамашачылар өчен республиканың иң
яхшы рок-төркемнәре, Элвин Грей, Егор Крид, Салават һәм Валерий Меладзе чыгыш
ясаячак. Стадионда күңел ачу зоналары, күчмә туклану мәйданчыклары һәм бәйрәм
салюты оештырыла.