2019 елда Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсендә газ турбиналы энергоҗайланма төзергә планлаштырыла
president.tatar.ru
(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче март). Предприятиенең энегронәтиҗәлелеген тәэмин итү эшләре
кысаларында Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе территориясендә газ
турбиналы энергоҗайланма төзергә планлаштырыла. Бүген предприятиедә булган ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа сәнәгый технологияләр кертү конкурентлык
өстенлеге бирә һәм продукция сыйфатын сизелерлек арттыра. Объектта шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин да булды.
Газ турбиналы
энергоҗайланманы эксплуатациягә кертү 2019 елда планлаштырыла. Рөстәм
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа технологияләр җитештерүне диверсификацияләргә
генә ярдәм итеп калмый, ә эшләнмәләрне әзерләү вакытын да кыскарта. Шулай ук
яңа технологияләр җитештерү процессының соңгы этабында ачыкланган хаталарны юк
итә.
“Заводта заказлар
булу һәм җитештерү күләме арту бик мөһим. Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә
кирәк”, - диде ТР Президенты һәм өстәп, завод продукциясен илнең газ кудыручы
компанияләренә генә түгел, якын чит ил компанияләренә дә тәкъдим итү кирәклеген
әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.