(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбедә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасы буенча
фикерләрен белдерде. Мэр билгеләп үткәнчә, Юлламада Казанны берничә тапкыр уңай
яктан мисалга китерү – шәһәр халкының уртак казанышы.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, массакүләм матбугат чараларында В.Путин чыгышының икенче
өлешенә, бигрәк тә илнең оборнага сәләтле булуына һәм әлеге өлкәдә фәнни
казанышларга аерым игътибар бирелә. “Бу, әлбәттә, горурлык хисе тудыра һәм бик
мөһим булып тора. Әмма мин сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләр, юлламаның беренче
өлешенә игътибар итәргә чакырам. Анда шәһәр инфраструктуралары һәм социаль
программалар үсеше турында сөйләнә”, - диде ул.
Ул игътибар
иткәнчә, күп кенә тәкъдимнәр Казанда инде башкарылган эшләр белән аваздаш булып
тора. Мисал итеп И.Метшин җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, торакны, ишегалларын
һәм социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программаларын, пенсионерларга
булышлык итәргә юнәлдерелгән “Жизнелюб” проектын китерде. Мэр ассызыклаганча, Россия
Президенты 2025 елга бурычлар гына куймады – аларны хәл итүгә ресурслар да
каралган. Мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсе чыгымнары ике тапкыр, шәһәрләр
үсешенә чаралар арттырылачак.
“Россия
Президенты юлламасында әлеге проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Казаны
берничә тапкыр мисалга китерү шатландыра. Бу бездә горурлык хисе уятырга тиеш. Бу
– шәһәрлеләр, сәнәгать предприятиеләре, бизнес, иҗтимагый структуралар, югары
уку йортлары, яшьләр, хакимияттән хезмәттәшләребез белән ТР Президенты
җитәкчелегендәге уртак уңышларыбыз, - дип саный шәһәр башлыгы. – Әлбәттә, бу
шәһәр халкы белән уртак уңышларыбыз һәм без алдынгы рәтләрдә булыр өчен хәлебездән
килгәннең барысын да эшләячәкбез”.
И.Метшин һәр
юнәлештә һәр төрле проектларны гамәлгә ашыру алдыннан алар буенча халык белән
фикер алышырга чакырды. “Һәр проектта, зурмы ул, кечкенәме, моны эшләүне дәвам
итәргә кирәк. Фикер алышулар төрле була, ләкин аларда хаклык ачыла”, - диде ул.
Искәртергә кирәк,
Россия Президентының Федераль җыенга юлламасы 1 мартта узды. В.Путин шәһәр
мохитен яңарту кирәклеген билгеләп үтте һәм мисалга Казанны китерде, шулай ук
халыкара математика үзәге турында да сөйләде.