И.Метшин: “Илнар Һидиятовка шәһәрдәге мөһим юнәлеш белән эшләргә туры киләчәк”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Екатерина
Виславская). Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятовка шәһәр хакимияте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше буенча
җавап бирәсе була, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин. Ул Башкарма комитетка яңа
хезмәттәшләрен тәкъдим итте һәм аңа уңышлар теләде.
Шәһәр башлыгы
искәрткәнчә, И.Һидиятов Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкарады,
алдан 8 елга якын аның урынбасары иде һәм үзенең элгәре ТР мәгариф һәм фән
министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин тарафыннан әлеге вазыйфага тәкъдим
ителде. Аның шулай ук район мәгариф бүлегендә һәм лицейда укытучы буларак эшләү
тәҗрибәсе бар.
“Артта – зур эш
тәҗрибәсе, алда – озын юл. Барысы да бар: яшьлек, теләк, - дип белдерде Мэр. –
Безнең өчен мөһим юнәлеш. Отчет сессиясе күрсәткәнчә, эшләре эшләнеп беткән һәм
алга таба үсеше булмаган бер генә юнәлеш тә юк, ләкин биредә иң зур җаваплылык –
балаларыбыз, мәгарифебез һәм киләчәгебез”.