(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче март, Алсу Сафина). “Казан” халыкара ат спорты комплексында Top
Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогына узышлар старт алды. 1800 м
дистанциягә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 200-гә якын катнашучы чыкты.
Турнир кысаларында
хөрмәтле кунаклар узышы үтте. Узышта Казан дәүләт энергетика университеты
ректоры Эдвард Абдуллаҗанов җиңү яулады. Алып баручыларның җиңүенең сере нидә,
дигә соравына ул: “Максат куярга һәм шөгыльләнергә кирәк”, - диде.
Икенче булып
финишка Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин килде. Өченче урында – Финанс
идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Җиңүчеләр Казан Мэры Илсур Метшин кулыннан
бүләкләр алдылар.
Хөрмәтле кунаклар
узышында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “12 номерлы Шәһәр клиник
хастаханәсе” ААҖ генераль директоры Рамил Әхмәтов катнашты.
Мэр Кубогына
ярышлар 12.00 сәгатьтә башланда. 1800 м дистанциядә үзләренең көчләрен сынарга 17
яшьтән узган 200-гә якын кеше, шул исәптән 40 хатын-кыз килде.
Ир-атлар һәм
хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30-ар чаңгычы ярышларның 1/4 финалына
чыкты. Финалда ике узышта да 6-шар спортчы көрәшәчәк. Абсолют җиңүчеләр 25-әр
мең сум акчалата бүләк алачак, икенче урын өчен – 15-әр мең сум, өченче урын
өчен – 10-ар мең сум. 4-6 урыннар алган спортчылар чәчәк белән бүләкләү
тантанасына чакырылачак.
Казанның Чаңгы
ярышлары һәм биатлон федерациясе рәисе урынбасары Рөстәм Сафин сөйләгәнчә, Мэр
Кубогында Татарстан, Чувашия, Марий Эл чаңгычылары катнаша һәм Үзбәкстан вәкиле
бар. Р.Сафин сүзләре буенча, Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Мэр Кубогы
традицион ярыш булып, аны ел саен март аеның беренче якшәмбесендә уздыру планлаштырыла.
Билгеләп үтәргә
кирәк, тамашачылар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Ярышлар вакытында барган
концертта Казан шәһәр филармониясе солистлары, фольклор коллективлар катнашты.
Иҗади номерлар белән казанлыларны “Ассорти” бию-тамашасы, “Геллер” татар халык
ансамбле, “Салават күпере” халык бию ансамбле, “Задоринки” балалар хореография
ансамбле, “7 нот” вокал студиясе укучылары, “Русская песня” халык хоры һәм
башкалар сөендерде.