(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР
Министрлар кабинетында Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыру
буенча “Россия-2018”республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта ТР
Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, “Россия-2018” АКО
генераль директоры Алексей Сорокин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
сәламләү сүзендә белдергәнчә, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр
йөз көннән дә аз вакыт калды. “Казан Арена” стадионында берничә кат тестлар үткәрелсә
дә, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы матчларын да уңышлы уздырса да, дөнья
чемпионаты матчларына яхшылап әзерләнергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул
ассызыклаганча, чемпионатка әзерләнү – ул стадионны һәм тренировкалар базаларын
әзерләү генә түгел. Казан илебезнең визит карточкасы булачак, диде Рөстәм
Миңнеханов, шәһәр илдә иң яхшылардан берсе яисә иң яхшысы булырга тиеш.
Казанда йорт фасадлары,
автомобиль юллары һәм башка объектлар тәртипкә китерелергә – барысы да спортчыларны,
җанатарларны, туристларны лаеклы каршы алырга әзер булырга тиеш, дип белдерде Татарстан
Президенты. Аның сүзләре буенча, үзебез турында дөньяда һәм илдә чираттагы
тапкыр таныту өчен искиткеч мөмкинлек.
"Россия-2018"
АКО генераль директоры Алексей Сорокин белдергәнчә, "Казан Арена"
стадионында зур үзгәрешләр таләп ителми. Әмма вакытлыча инфраструктураны
киңәйтү эшләре уздырылачак (трансляцияләр, медиа үзәк зонасы). Ул искәртеп
үткәнчә, Казанда Австралия, Колумбия, Япония командалары базалары була. Биредә шулай
ук Германия, Испания, Франция, Польша, Корея, Иран командалары уеннары үтәчәк.
Казанда,
чемпионат кысаларында, җанатарлар фестивале узачак – бу чарага ФИФА зур әһәмият
бирә, диде Алексей Сорокин. "Бу көннәрдә безне зур эш көтә, - диде Алексей
Сорокин. - Мин ышанам, без булдырабыз".
Төп нотык белән ТР
яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә,
Казанда Австралия, Колумбия, Япония командалары базалары була. Ул шулай ук командаларның
матч алды күнекмәләре үтәчәк стадионнар турында сөйләде.
Майда “Казан
Арена” стадионында “Рубин” ФК һәм “Уфа” ФК тест матчы узачак. Аның кысаларында
тагын бер тапкыр мөһим оештыру сораулары каралачак. ФИФА билетлар үзәге 2018
елның 18 апрелендә дөнья чемпионаты үтәчәк барлык шәһәрләрдә дә берьюлы ачыла.
FAN ID бирү
үзәкләре Конфедерацияләр кубогындагы урында ук булачаклар - "Казан"
халыкара аэропорты, "Казан Арена" стадионы, Четаев ур, 10 һәм Бауман
ур, 44.
Шәһәр кунаклары
өчен мәдәни чаралар да әзерләнә, алар парк һәм скверларда, шәһәрнең мәдәни
мәйданчыкларында үткәреләчәк. Казанда җанатарлар фестивален уздыру һәм аңа
әзерләнү турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Чемпионат вакытында
транспорт белән тәэмин ителеш турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар
Сафин хәбәр итте. Шәһәр җәмәгать транспорты чемпионат вакытында матчларга
билетлары булган кешеләрне бушлай йөртәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Утырыш азагында
Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионатына кагылышлы барлык сорауларны да җентекләп
тикшерергә чакырды. Бирегә килүчеләрнең шәһәребез турында тәэсирләре кунакларны
һәм спортчыларны ничек каршы алуга бәйле. ТР башлыгы сүзләре буенча, әлеге
сорауда вак төяк була алмый – һәр момент мөһим булып тора.