(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында
яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
“Хөрмәтле дуслар!
Россия Хәрби
көчләре хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм барлык казанлыларны Ватанны
саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм!
Бүгенге көнне без
хезмәтләре һәм хәрби батырлыклары белән илебезнең оборона мөмкинлекләрен һәм абруен
ныгытучыларны, аның суверенитетын һәм иминлеген тәэмин итүчеләрне искә алабыз. Төннәрен
балалар тыныч йокласа, җәмгыятькә тышкы хәвеф-хәтәрләр янамаса гына ил имин
булып санала. Илебез өчен 23 февраль – хәрби батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм
патриотлык бәйрәме.
Үзләренең эш
урыннарында, завод һәм предприятиеләрдә илебезнең ышанычлы калканын
формалаштыручы кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Кырыс сугыш елларын үткән ветераннарыбызга
тирән ихтирамымны белдерәм. Яңа буын яклаучыларыбыз Россия хәрби традицияләрен
намус белән дәвам итәләр.
Сезгә бәхет һәм
игелек, ныклы сәламәтлек һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезгә һәм
гаиләләрегезгә имнлек телим!”, - диелә котлауда.