Казанда яшеллекне компенсацион утырту буенча контроль оештырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). 2017 елда Казанның Административ-техник
инспекциясенә Башкарма комитетның яшеллекне компенсацион утырту турындагы
карарлары үтәлешен тикшерү йөкләнде. Илур Метшин каршында хисап тоту барышында Административ-техник
инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, элек әлеге төр эш
башкарылмаган.
2013 елдан
Башкарма комитетның компенсацион утырту турындагы 476 карары чыккан. 75 үтәлмәгән карар буенча
3 меңнән артык агач һәм куаклар, 185 метр куаклык, 90 меңнән артык кв.м газон
утыртылмаган булган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә юридик һәм физик затлар
тарафыннан 813 агач, озынлыгы 183 м тәшкил иткән куаклыклар һәм 70 мең кв метрдан
артык газон утыртылуы актлар белән расланган. Гаепле затларга карата административ
хокук бозу турында 10 материал төзелгән.