(Казан шәһәре KZN.RU,
24-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXIII
сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин республика һәм шәһәр
бүләкләре тапшырды.
Күпьеллык хезмәте
һәм мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеше өчен “Казан иминлеге өчен
күрсәткән хезмәте һәм батырлыгы өчен” мактау билгесе белән элек Казан Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсен җитәкләгән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче
урынбасары Илсур Һадиуллин бүләкләнде.
“Илсур Гәрәй улы
озак еллар дәвамында башкалабыз иминлеге өчен төрле җаваплы урыннарда эшләде. Балаларыбызга
никадәр игътибар, көч һәм егәрлек, бюджет чаралары китүе турында ишетеп кенә
түгел, күреп тә беләбез. Җаваплы өлкәдә ул укытучылар корпусы белән тиешле
дәрәҗәдә җитәкләде, профессиональ рәвештә эшен башкарды, шәһәргә, эшенә һәм
балаларга мәхәббәт күрсәтте. Үз командаңнан кешене җибәрергә авыр булган очрак
бу”. – диде Мэр. Ул шулай ук әлеге урынга әлегә кадәр кеше табылмавы, шундый
җитәкчегә алмаш табу авырлыгы турында сөйли, дип өстәде һәм И.Һадиуллинга яңа
урында уңышлар теләде.
Илсур Һадиуллин үз
чиратында Казан Мэрына бергә эшләгән 11 ел өчен рәхмәтен белдерде. “Илсур
Метшин командасында эшләү – минем өчен зур мәртәбә. Эш нәтиҗәләре – ачык. Мин зур
тәҗрибә тупладым һәм бу бүләк – минем өчен генә түгел, укытучылар корпусы өчен
дә. Һичшиксез, мәгариф системасы Казанга таянырга тиеш, алга таба нәтиҗәгә генә
эшләячәкбез”. – диде ТР мәгариф министрының беренче урынбасары.
Сессиядә башка
бүләкләр дә тапшырылды. Күпьеллык хезмәте һәм мәдәният өлкәсе үсешенә керткән
өлеше өчен ТР Президенты Рәхмәте белән Совет районы админстрациясенең мәдәният
бүлеге җитәкчесе Талия Әхмәтшина бүләкләнде. Шулай ук төзелеш өлкәсе үсешенә
керткән өлеше өчен ТР Президенты Рәхмәте белән Башкарма комитетның Шәһәр
төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенең төзелешкә рөхсәтләр бирү бүлеге җитәкчесе Виталий
Кушниковский билгеләнде.
Күпьеллык фидакарь
хезмәтләре һәм туризм өлкәсе үсешенә керткән өлешләре өчен Казанның Мактау
грамотасы белән ТР Экскурсоводлар гильдиясе ассоциациясе рәисе Надежда
Секретова һәм “Волжские путешествия+” ҖЧҖ директоры Вячеслав Самолин бүләкләнделәр.