(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде – Бөтендөнья укытучылар көне 5 октябрьдә бәйрәм
ителә.
“Хөрмәтле
укытучылар!
Сезне ихластан
һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбриклим. Әлеге бәйрәмне без
аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Һәркайсыбыз кайчандыр
укучы булган, һәм һәрберебез үзенең яраткан укытучысын хәтерли. Үзебезнең
күпчелек яхшы сыйфатларыбыз белән без нәкъ менә укытучыларыбызга бурычлы.
Һәркем яхшы
укытучы була алмый, чөнки бу һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Укучыларыгыз белән үзегезнең
бай тәҗрибә һәм осталыгыгыз белән уртаклашып, аларга белем дөньясын ачып, сез җан
җылылыгыгыз белән бүлешәсез. Сабырлык һәм акыл белән сез балаларга мәктәптән башлап
олы тормышка кадәр, игелекле, ярдәмчел, җаваплы булырга өйрәтеп, сукмак саласыз.
Балаларны фидакарьләрчә яратуыгыз, башкалабыз, республикабыз һәм илебезнең
киләчәге өчен катлаулы тырыш хезмәтегез өчен сезгә һәрчак рәхмәтлебез.
Сезгә ихластан
иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм телим! Сезгә һәрвакыт уңыш елмайсын,
укучыларыгыз яхшы билгеләре һәм тәртипләре белән сезне шатландырып торсын! Үзегезгә
һәм якыннарыгызга бәхет, ныклы сәламәтлек һәм игелек телим!”, - диелә котлауда.