(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Михаил Ченцов). Казан Ратушасында
иң яхшы архитектура һәм төзекләндерү объектына шәһәркүләм смотр-конкурсының
нәтиҗәләрен чыгардылар. Профессиональ жюри килгән нәтиҗә буенча, “Иң яхшы
архитектура объекты” номинациясендә “Навигатор кампус” һәм “Себер номерлары” җиңү яулады. Тавышны экспертлар
гына түгел, ә ТР башкаласы халкы да биргән: шәһәр халкы фикеренчә, “Ярдәм”
мәчете иң яхшы архитектура объекты булып тора. Казан Мэры Илсур Метшин
җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә дә иҗади эшләрендә уңышлар теләде.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп И.Метшин Ратуша
залында шәһәрне төзекләндерүчеләр һәм Татарстан башкаласының архитектур йөзен
дистә елларга алга формалаштыручылар утыруын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе
конкурсның шәһәр инфраструктурасы үсешенең барлык төп юнәлешләрен колачлап
алуын ассызылады – кече архитектура формаларыннан алып яндагы территорияне
төзекләндерүгә кадәр.
Смотр-конкруска барлыгы 80-нән артык гарза килгән. Конкурс нәтиҗәләре
буенча 4 номинация буенча 11 объект-җиңүче билгеләнгән.
Профессиональ жюри Фәнил Вәлиуллинның “Ышаныч” скульптурасын
“Иң яхшы кече форма” дип тапкан. “Иң яхшы комплекслы карар” номинациясендә
Казаков йорты бинасы билгеләнгән. “Керү төркемнәре” арасында экспертлар “Cheap&Chik”
кием кибетенең тышкы төзекләндерелешен билгеләп үткәннәр, ә “Ураган Сарай”
кофейнясы “тотрыксыз объект” категориясендә беренче булган. Моннан кала, “Иң
яхшы төзекләндерелеш” номинациясендә профессионаллар М.Горький исемендәге
паркны сайлаганнар.
Казанлылар фикере буенча, “Иң яхшы кече форма” номинациясендә
Даниал Бикмөхәммәтовның атка куелган “Петрушка” һәйкәле җиңүче булган. “Иң яхшы
комплекслы карар” номинациясендә шәһәрлеләр “Төнге бүреләр” мотоклубы бинасын билгеләп
үткәннәр, ә Урицкий исемендәге парк “Иң яхшы төзекләндерү” категориясендә халык
тануын алган. Шәһәр халкыннан онлайн-тавыш бирү барышында барлыгы 146 мең 206
җавап килгән.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, архитекторлар эше ярдәмендә Казан
гына түгел, шәһәрлеләр дә нык үзгәрә. “Без шәһәрлеләрнең Казан белән
горурлануларын күрәбез – башкаланы тагы да яхшыртырга омтылалар. Битараф
булмаган халкыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә!” – диде Татарстан
башкаласы җитәкчесе.
Очрашу азагында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева
яңа конкурс шәһәр архитектурасы үсеше өчен әһәмиятле хисап ноктасы булыр дигән
өметен белдерде. “Сезнең белән киләсе очрашуларда тагы да кызыклырак һәм
сыйфатлы объектлар күрергә өметләнәм, бүген күргәннәре дә инде алдагыларыннан
шактыйга аерылып тора”, - диде ул.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе җитәкчесе урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая
һ.б. катнашты.