(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Татарстан башкаласында
Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр соеты утырышы узды. КФУ
Психология һәм мәгариф институты актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
рәислегендә узган утырышта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре катнаштылар.
Утырыш алдыннан Помечительләр советы әгъзалары югары уку
йортының инфраструктурасын карап уздылар.
Төп тема Казан федераль университетының фәнни-мәгариф
комплексын үстерү мәсьәләсе булды.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында университетта уңай якка
үзгәрешләр күп булулын ассызыклады. Аеруча ул медицина кластерындагы
объектларны билгеләп үтте. "Билгеләнгән вакытка объектларда төзелеш
эшләрен тәмамларга кирәк һәм алга таба югары дәрәҗәдәге медицина хезмәтен
тәэмин итәргә", - дип мөрәҗәгать итте ул вуз җитәкчелегенә.
Аерым Рөстәм Миңнеханов гуманитар һәм педагогика өлкәсендәге
яңалыкларга тукталды. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү
институты нигезендә Ислам белеме үзәге ачылган, анда дин әһелләре, иҗтимагый
оешмалар, хокук саклау органнары һәм башкалар белән уртак эш алып барыла, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.