Казан Мэры KZN.RU укучылары сорауларына җавап бирәчәк
3 август көнне11 сәгатьтә KZN.RUКазан Мэриясе порталында Илсур Метшин белән онлайн-конференция була.
(KZN.RU, 28-нче июль). 3 август көнне 11 сәгатьтә KZN.RUКазан Мэриясе порталында Илсур Метшин белән онлайн-конференциябула. Казан Мэры видеотрансляция ярдәмендә туры эфирда Интернет кулланучылары сорауларына җавап бирәчәк. Онлайн-конференция темасы – Казанда йортларны һәм ишегалларны капиталь ремонтлау.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елда Казан Мэрының шәһәр халкы һәм Интернетны кулланучылар белән интерактив аралашуның яңа – онлайн-конференция форматы булдырылды. KZN.RU порталында 23 апрель һәм 16 июнь көннәрендә ике онлайн-конференция үткәрелде. Аларның һәрберсендә шәһәр башлыгына шәһәр халкын борчыган, төрле өлкәләргә караган 200-250 сорау килеп иреште.
Онлайн-конференция барышында 1 сәгать дәвамында Илсур Метшин KZN.RU порталы укучылары сорауларына җавап бирде. Конкрет проблемалар һәм мөрәҗәгатьләр буенча оператив йөкләмәләр бирелде. Мэрга сорау биргән KZN.RU порталының барлык укучылары йә онлайн-конференция барышында яисә Мэр имза куйган рәвешендә җавап алды.
KZN.RU порталында һәм Казан Мэры сайтында стенограмма һәм онлайн-конференцияләрнең видеоверсияләре басыла.