“Безнең алга Татарстан Президенты тарафыннан куелган, эшләрнең төп өлешен җәйге чорда башкарырга дигән бурычны төзүчеләр барлык мәйданчыкларда да хәл итә, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Кышкы чорга эчке бизәкләү эшләре генә калачак”.
(KZN.RU, 27-нче июль). Агымдагы елның өченче кварталында Татарстан башкаласында социаль ипотека программасы буенча тагын 50 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин төзелә торган объектлар белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы социаль ипотека буенча торак сафка бастырыла торган төзелеш мәйданчыкларында: Актай һәм Һади Такташ урамнарында булды. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, подряд оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Шуны әйтергә кирәк, 2011 елга республика социаль ипотека программасы нигезендә Казанда 250 мең квадрат метрга якын торак төзү күздә тотыла. Бу – 22 торак йорт, шул исәптән 2010 елдан күчкән - 14 һәм 2011 елда төзелә башлаган 8 йорт. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 150 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. “Тагын 50 мең квадрат метр торак йортны быелның өченче кварталында тапшырачакбыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
“Төзелеш мәйданчыкларында зур проблемалар юк, - диде Илсур Метшин. – Аларның төп өлеше эш тәртибендә хәл ителә”.
“Цементның кыйммәтләнүенә бәйле проблема бар. Моңарчы аның бер кубометры 2300 сум торса, 1 августтан цементның бәясе 5300 сумга кадәр җитәчәк. Әмма бу проблема бөтен Россия өчен хас”, - дип саный шәһәр башлыгы.
“Бүгенге көндә эшләрнең төп өлешен башкардык инде, - дип дәвам итә Илсур Метшин. – Хәзерге вакытта бизәкләү эшләре башкарыла, тышкы челтәрләр тоташтырыла, территорияләрне төзекләндерү эшләре бара”. Аерым алганда, Актай урамындагы 128 фатирлы 16 катлы йортта барлык тәрәзә конструкцияләре алыштырылган, төзүчеләр диварларны штукатурлый. Моннан тыш, хәзерге вакытта биредә машиналарны кую урынын оештыру мәсьәләсе хәл ителә. Алдагы планда – якындагы территорияне тәртипкә китерү.
Һади Такташ урамында, Казан зооботаника бакчасы каршында биш торак йорт төзеләчәк. Аларның икесе – 9 һәм 10 катлы кирпеч йортлар – быелның ахырына файдалануга тапшырылырга тиеш. Барлык эшләр дә расланган графиктан алда бара.
“Безнең алга Татарстан Президенты тарафыннан куелган, эшләрнең төп өлешен җәйге чорда башкарырга дигән бурычны төзүчеләр барлык мәйданчыкларда да хәл итә, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Кышкы чорга эчке бизәкләү эшләре генә калачак”.
Шәһәрнең төзелеш мәйданчыкларындагы хәл хакында фикер алышу традицион төзелеш чәршәмбесе режимында үтте. Киңәшмә исә төзелә торган объектлар белән танышканнан соң узды.