(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.
“Мең еллар дәвамында әлеге бәйрәм матур гына яшәп килә. Раштуаның
серлелеге православие динендәге кешеләрнең тормышын тирән рухи мәгънә белән
тулыландыра, иман, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм изгелек чыганагы булып тора. Әлеге
вакыт изге гамәлләр, матур гадәтләр, үз-үзеңне рухи яктан үстерү кебек
сыйфатлар белән баетылган.
Югары әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, Рус Православие Чиркәве
кешеләрнең уйларын һәм хисләрен югары идеалларга юнәлтә, кайгыртучанлык, үзара аңлашып
яшәү һәм хәерхаһлы мөнәсәбәткә, тыныч тормыш өчен хезмәттәшлеккә әзер булырга чакыра.
Әлеге шатлыклы бәйрәм йөрәкләргә өмет һәм киләчәккә ышаныч уятсын.
Казанда яшәүче барлык барлык православие динендәге шәһәрлеләргә сәламәтлек, бәхет,
рухи күтәренкелек һәм яңа үрләр яулар өчен көч бирсен!” – диелә мөрәҗәгатьтә.