(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар, Антон Ноздрин). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренең карны чистарту барышын тикшереп кайтты. Иртә
таңнан шәһәр җитәкчесе Татарстан башкаласының Совет районында булып кайтты һәм
урам-ишегалларын тикшерде.
Инспекция эше Зорге урамында башланды, магистраль юлларны
интенсив чистарту эшләре бара иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кышкы сезон башланганнан бирле нормадан
60%-ка күбрәк кар яуганлыгын, гыйнвар аеның беренче көннәрендә айлык нормадан 30%-ка
күбрәк кар төшкәнен җиткерде. “Подрядчы оешмалар ялларсыз эшли. 1-сеннән алып 3-нче
гыйнварга кадәр 550 техниканың 410-лабы эшкә чыкты”, - дип җиткерде И.Куляжев. Ул
шулай ук гыйнварның беренче көннәрендә 20 мең тонналап кар, кыш башланганнан
бирле 215 меңнән артык тонна кар чыгарылганлыгын җиткерде.
И.Куляжев шәһәр җитәкчесенә җыештыру техникасы саны җиткәнлеген
хәбәр итте. И.Метшин әлеге эшне дәвам итәргә кушты.
Шәһәр җитәкчесе Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм
Гафаров белән бергә Карбышев урамындагы бер ишегалдында булды. Әлеге территориягә
“Танкодром” идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә.
Оешманың директоры Фәргать Гыйниятов компания 123 йортка хезмәт
күрсәтүен җиткерде. “Шикаятьләр юк, барысы да эш режимында”, - дип хәбәр итте директор
И.Метшинга.
И.Метшин чүп чыгару мәсьәләсе белән кызыксынды. Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин 31-нче
декабрьдә чүпне чыгару көчәйтелгән режимда алып барылганлыгын әйтте, 1-нче
гыйнвар көнне исә машиналар чикле санда аерым гаризалар буенча гына чыккан. 2-нче
числодан техникаларның барысы да чыккан. “Чүп күләме берникадәргә күбрәк, әмма
подрядчы оешмалар эшне тиешенчә башкарып бара”, - дип хәбәр итте
И.Гыйниятуллин.
Казан Мэры территорияне чистарту өчен халык белән эшләргә
кушты: игъланнар ясарга, йортта яшәүчеләрдән машиналарын алып куюларын сорау
өчен, йорттагы җаваплы кешеләр белән элемтәгә керергә. “Алда бураннар көтелә,
шуңа да җиңел суларга иртәрәк әле”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.