(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). Әлеге минутларда Казанда муниципаль берәмлек органнары һәм шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе үтә. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәдә Казанда 2016 елның 9 аенда ирешелгән социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясаячаклар, кышкы спорт сезонына әзерлек мәсьәләләре, Казанның һәм шәһәрнең мәдәни мирас объектларын саклау зоналары проекты турында фикер алышачаклар.