(KZN.RU, 25-нче июнь). Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан башкаласында узган IV“Тынычлыкның яратылышы” фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
“Сәлам, Казан!”, - дип мөрәҗәгать итте ул Меңъеллык мәйданында җыелганнарга. “Сабантуй югары дәрәҗәдә үтте, ә хәзер менә дигән концерт бара”, - диде Дмитрий Медведев. “Кызганычка каршы, мин аны тулысынча тыңлый алмыйм, әмма күпмедер монда булачакмын”, - дип вәгъдә итте ул. Дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөри.
Тамашчыларга – яхшы кәеф, музыкантларга – көчле алкышлар теләде Дмитрий Медведев.
Бүген “Тынычлыкның яратылышы” халыкара фестивале Казан Кремле диварлары янында дүртенче тапкыр үткәрелә. Бөтен планета музыкантларын тыныч дөньяда яшәү һәм иҗат итү теләге берләштерә. Россия һәм Европа күләмендә иң көчле музыкаль вакыйгага әйләнгән фестиваль заманча музыка сөючеләр игътибарын елдан ел үзенә җәлеп итә бара. Бер сәхнәдә төрле башкаручыларны берләштергән “Тынычлыкның яратылышы” фестивале музыка көчен гәүдәләндерә.
Фестивальнең төп идеясе музыкантларның үз мисалында башка ил, мәдәният һәм дин вәкилләренә карата толерантлык һәм хөрмәт итүгә өйрәтү теләгеннән гыйбарәт. Фестивальнең дүртенче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, үз илебез һәм чит ил музыка экспертлары тарафыннан әлеге чара Европаның төп мәдәни чараларыннан берсе булып танылды.
Беренче тапкыр 2008 елда үткәрелгән фестиваль музыка бизәлеше, сәхнә эчтәлеге, дөнья күләмендәге йолдызлар белән эшләүнең яңа Россия стандартларын билгеләде.
Шуны да әйтергә кирәк, Россия Президенты “Тынычлыкның яратылышы” фестивалендә беренче тапкыр катнашты.