(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Антон Ноздрин). Капиталь ремонт
программасы кысаларында Казанда 234 ишегалдын һәм 22 квартал эчендәге юлны
төзекләндерү көтелә. Ремонтның гомуми күләме 240 мең кв.метр булачак. Үзгәрешләр
80 меңнән артык шәһәрлегә кагылыр дип көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе
вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 80 объектта эшләр
алып барыла. Шәһәрлеләр өчен ишегалды территорияләрендә 3000-нән артык парковка
урыннары булдырылачак.
Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, капремонт программасын
тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча агымдагы елда уңай нәтиҗәне 80 меңнән артык
шәһәрле сизәчәк. 2011 елдан алып, агымдагы елны да исәпләсәң, 1445 ишегалды
территориясе реомнтланачак, бу исә ремонт таләп ителгән ишегалларының яртысы
дигән сүз.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге программаның Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында тормышка ашырылуын искәртеп үтте. “Бу
- әһәмиятле һәм уникаль программа, катлаулы икътисади ситуациягә карамастан,
дәвам ителә”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.