(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). “Казан марафоны” кебек
чаралар Татарстан башкаласының туристик потенциалына эшлиләр. Спорт чарасы
традициягә генә әйләнеп калмыйча, катнашучылар санын да арттырырга, сыйфат һәм
оештырылу дәрәҗәсе ягыннан да үсәргә тиеш. Бу хакта бүген Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе вакытында, 15-нче май көнне узган марафонны шәрехләгәндә,
Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
И.Метшин 42,2
км, 21,1км, 10 км һәм 3 км дистанция ярышларында 8819 кеше
катнашканлыгын хәбәр итте.
Марафон – теләсә кайсы шәһәр өчен казаныш һәм сыйфат билгесе,
диде шәһәр җитәкчесе. “Марафон – теләсе кайсы шәһәр горурлана торган чара. Бостон
һәм Нью-Йорк марафоннарын куып җитәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Моның өчен безгә теләк һәм бераз вакыт кирәк”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Искәртеп үтәбез, “Казан марафоны 2016” 15-нче май көнне узды. 42,2 км, 21,1 км, 10 км һәм 3 км дистанцияләргә старт “Казан
Арена” стадионы яныннан бирелде. СПИДтан үлгәннәрне искә алу
халыкара көненә уңаеннан оештырылган ярышларда ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ
Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко һәм башкалар катнашты.